ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2014 ел
чәршәмбе
2014 елның 12 февралендә Яңа Шешмә муниципаль районының XXXII отчет бирү утырышында 2013 елның нәтиҗәләре чыгарылды. Районның үткән елына тулы анализ бирелде. Отчет белән Яңа Шешмә районының Башлыгы чыгыш ясады, ул районның иң актуаль проблемаларын билгеләде, аларның чишелешләре тәкъдим ителде, 2014 елга төп эшчәнлек юнәлешләре билгеләнде.

11
февраль, 2014 ел
сишәмбе
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе мәгълүмат бирә, тирә-як табигатькә йогынты ясауны билгеләү чикләрендә, хайваннар дөньясы объектларын рациональ куллану максаты белән, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе ( заказ бирүче) белән 2014–2015 елларда аучылык байлыкларының санын киметү өчен материаллар әзерли. Бурсыкларны тоту өчен планлаштырылган квоталар материаллары проектын тәкъдим итәбез. (excel файлы) Бирелгән мәгүлүматлар, 2013 елда үткәрелгән бурсыкларны санау нәтиҗәсендә, РФ Табигатҗ байлыклары һәм экология министрлыгы боерыгы белән № 138 2010 елның 30 апрелендә расланган, аучылык байлыкларының санын киметү турындагы нормативлардан чыгып саналды. Тәкүдимнәрегезне һәм искәрмәләрегезне язмача, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе адресына, ә шулай ук электрон адреска җибәрә аласыз: 420021, Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы, 29 йорт, ojm@tatar.ru.

10
февраль, 2014 ел
дүшәмбе
2014 елның 9 февралендә Казанда XXXII Бөтен Рәсәй массакүләм чаңгы узышы "Рәсәйнең чаңгы эзе 2014” узды. Чабышлар шәһәрнең төрле мәйданчыкларында уздылар. Төп старт Залесный поселогының “Солнечный” лагерендә үткәрелде.

7
февраль, 2014 ел
җомга
Иҗтимагый рәвештәге хайваннар клиникасы. Биек тау районының Ямәширмә авылындагы Гәбдельәхмәт Котдусовның эшчәнлеген шулай диеп билгеләргә була. Ул беркайчан да яраланган яисә көчсезләнгән кош яныннан үтеп китми. Гәбдельәхмәтнең “кечкенә дусларыбызга” киң күңелле булуы турында хәбәр еракка таралган.

6
февраль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе лачын (балобан) (Ruo 192Hn) табылганы турында мәгълүмат бирә. Лачынның хуҗасын, Идарәдә Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы, 29 йорт адресы буенча көтәбез. Элемтә өчен телефон (843)211-70-78

5
февраль, 2014 ел
чәршәмбе
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе – канун буенча эш итүне һәм гамәлдәге канун кагыйдәләрен саклау.

4
февраль, 2014 ел
сишәмбе
2014 елда хокукый затларга һәм шәхси эшмәкәрләрга карата планлаштырылган тикшерүләрнең планын үтәү максаты белән, 2014 елның 3 февралендә Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе “ Татарстан Республикасының аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте” исемле иҗтимагый региональ оешмага карата планлаштырылган тикшерүне уздыра башлады.

3
февраль, 2014 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы территориясендә кабан дуңгызларына ау чоры дәвам итә. Ау кагыйдәләренең 52.4.матдәсе белән тәңгәл килеп, 1 гыйнвардан 28 февральгә кадәр кабан дуңгызларын киртә куеп, куып, этләр ярдәмендә тоту тыела. Яраланган кабан дуңгызларын гына тоту рөхсәт ителә. Үткән атна эчендә республиканың аучылык хуҗалыкларында 48 кабан дуңгызы табылды ( 2014 елның башыннан – 270 баш). Ау чоры 28 февральгә кадәр дәвам итәчәк, ә 1 июнь көненнән яңадан ачылачак.

31
гыйнвар, 2014 ел
җомга
Яшел Үзән районы буенча районара башлыгы Виктора Хрычев сүзе буенча, аюны, аның танышлары, КаМАЗ машинасының йөртүчесе һәм экспедиторы, күрделәр. 14 гыйнвар көне алар урау трасса буенча күрше Волжск шәһәренә юл тоталар иде. Виктор Хрычёв, кайсы хайван турында сүз баруын белә, чөнки Яшел Үзән районының сул як ярында 3 кенә төр аю яши. Бу аюның билгеләре түбәндәге: аңа 3-4 ел, авырлыгы – 70 килограмм. Аюны, бу суыкларга хәтле булган, җылы һава торышы уяткандыр. Бу хайваннар Татарстанның Кызыл китабына кертелгән, аларны республика территориясендә ату тыела. Ләкин кешеләргә куркыныч янаса, кыргый хайванны юк итәргә дә мөмкиннәр. Аны үткәрү өчен максус рөхсәт алырга кирәк. Аюны соңгы мәртәбә күргәннән соң, һава торышы үзгәрде, аюның эзләре кар астында калды. Аюның табыш эзләп урман буйлап йөрүе турында, хәзер әйтү авыр. Ләкин саклану чараларын барыбер күрергә кирәк.
2014.28.01. № 44 “ 2014 елга ТР идарәләренең һәм министерстволарның квартал эшчәнлеге нәтиҗәлелеген бәяләү күрсәткечләрен раслау турында” ТР Министрлар Кабинеты карары белән тәңгәл килеп, 2014.31.01. Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсендә Д.А. Иванов катнашында Идарә хезмәткәрләре белән, “ ачык татарстан” порталында “ Идарә отчетлары” бердәм дәүләт системасында отчет урнаштыруның квартал күрсәткечләрен үтәү буенча , киңәшмә уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International