ЯҢАЛЫКЛАР


30
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе республика халкын бу салкын көннәрдә кошларны ашатырга өнди. Бу эшчәнлек, безнең якларда кышларга калган һәм шуңа күрә суыктан һәм ачтан күпләп һәлак була торган, песнәкләрнең күбесенә (зур песнәк, бүрекле песнәк, озын койрыклы песнәк, зәңгәр песнәк, мыеклы песнәк, гаичка.), үрмәкошларга, купшылларга,сары чылпыкларга һәм бүтән вак чыпчыклар гаиләсендәге кошларга исән калырга булышачак. Әгәр дә теге яки бу кошның нинди җим яратканын белсәгез, аларны җим салып үзегезнең бакчагызга, балконыгызга, ишек алдыгызга ияләштерергә була

16
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе мəглүмəт белдерә,2014 елның 16 гыйнварында Рәсәйнең Табигать министрлыгы аучылык байлыкларын аулау һәм саклау өлкәсендә хокуклы, РФ субъект ларының дәүләт хакимияте әгъзалары өчен уздырылган киңәшмә уздырды. Кидәшмә эшчәнлегендә 80 регионның вәкилләре, Идарә башлыгы Иванов Дмитрий Алексеевич, ә шулай ук дәүләт кадастрын барлауны лицензияләү һәм хайваннар дөньясы объектларын куллануны тәртипкә салу бүлегенең башлыгы Чиспияков Ринат Электронович катнаштылар.
2014 елның 16 гыйнварында Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе ТР Мамадыш муниципаль районының аучылары белән киңәшмә уздырды. Киңәшмә барышында кышкы чорда ауны оештыру һәм үткәрү буенча сорауларга җаваплар бирелде. Шулай ук Идарә белән коралайларның санын арттыру буенча алып барылган программа турында әйтелде.

14
гыйнвар, 2014 ел
сишәмбе
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе мəглүмəт белдерә, 2014 елның 14 гыйнварында ТР Бөгелмә муниципального районының 13,7 мең га аучылык җир- суларын куллануга килешү төзү өчен аукцион үткәрелде. Аукционда 3 гариза бирүче катнашты: ООО «Юкя» ООО «Дрофа» ИП. Баешев Ф.Ш. Аукцион нәтиҗәсендә ООО «Дрофа» җиңүче булып танылды.

11
гыйнвар, 2014 ел
шимбә
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе мəглүмəт белдерә, 2014 елның 10 гыйнварында Идарәдә ТР аучылык җир- суларын куллануга килешү төзү өчен аукцион үткәрү комиссиясе утырышы узды. Утырышта ТР Бөгелмә муниципаль районының аучылык җир-суларын куллануга килешү төзү өчен гариза бирүчеләрне аукционда катнашу хокукын алу соравы каралды. Комиссия карары буенча аукционда катнашуга түбәндәге оешмалар кертелде: ООО «Юкя» ООО «Дрофа» И.п. Баешев Ф.Ш. ООО «Медведевское племенное хозяйство» аукционда катнашуга кертелмәде, чөнки бирелгән гаризалары куелган таләпләргә туры килмәде.

9
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Хөрмәтле гражданнар, иҗтимагый берләшмәләр һәм башка оешмалар! Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе ( заказ бирүче) тирә якка йогынты ясауны билгеләү чикләрендә, хайваннар дөньясы объектларын рациональ куллану максаты белән, ТР территориясендә 2014–2015 елларда ау вакытында аучылык байлыкларын алуга материаллар әзерләвен хәбәр итә. Тәкъдимнәрне һәм искәрмәләрне гражданнар, хокукый затлар һәм иҗтимагый оешмалар Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенә 420021, Казан, Кәрим Тинчурин ур., 29 йорт , ә шулай ук электрон почта ojm@tatar.ru адресы буенча җибәрә алалар. Бу сорау буенча җәмгыяви фикерләшүләр 2014 елның 11 мартында сәгать 11.00, Казан, Кәрим Тинчурин ур., 29 йорт адресы буенча үткәреләчәк. Бөтен кирәкле мәгълүмат белән Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенең рәсми сайтында http://ojm.tatar.ru танышырга була.

31
декабрь, 2013 ел
сишәмбе
Кадерле дуслар! Хөрмәтле хезмәттәшләр! Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хезмәткәрләре һәм шәхси үземнән сезне иң тылсымлы бәйрәм – Яңа ел бәйрәме белән котлыйм! Сезгә бәйрәмне өмет белән каршылавыгызны телим. Яңа 2014 ел сезнең гомерегезгә бәхетле булып керсен, иҗади фикерләр һәм җимергеч җиңүләр алып килсен, иминлекне ныгытсын, иң изге теләкләрегезне үтәсен. Бәхет һәм шатлык сезгә! Саулык – сәламәтлек һәм эшегездә уңышлар! Бик шәп яңа ел кәефе һәм күңелле бәйрәм сезгә!!!

30
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы Президенты булышуы аркасында 2013 елның кыш башында республикага 32 себер коралае һәм 27 алтай маралы китерелде. Себер коралаеның китерелү максаты – ирексездә үрчетү һәм аучылык җир-суларына чыгару. Шулай иттереп бу хайванның санын кәсеп булдырырлык хәлгә кадәр үрчетү күз алдында тотыла. Алтай маралының китерелү максаты – республиканың хайваннар дөньясын баету. Монда элек торган болан кар катламының биеклегенә бәйле иде. Марал боланнарның зурырак вәкиле булганга күрә (авырлыгы 200 килограмга кадәр) яшәүгә сәләтлерәк. Шулай ук ул, аучылык байлыгы буларак югары бәягә ия булган, кыйммәтле хайваннарның берсе. Иң мөһиме, хайваннарның ике төре дә кабаннардан аермалы буларак, дуңгызларның африка чумасы авыруының таратучысы була алмыйлар һәм шуңа күрә ауда кабан дуңгызын алмаштыра алалар.

25
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе мәгълүмат бирә, 2014 елның 1 гыйнварыннан Татарстан республикасы территориясендә кышкы маршрут учетын үткәрү башлана. Аның нәтиҗәсендә пошиларны, коралайларны, бурсыкларны һәм селәүсәннәрне 01.08.2014-31.07.2015 елга кадәр тоту лимиты куелачак. Учетны әйбәт һәм тулы үткәрү максаты белән Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе районнарга чыгып, бу сорау буенча 4 кинәшмә үткәрде.

19
декабрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
2013 елның 19 декабрендә Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсендә Иҗтимагый киңәшмәнең 8 утырышы уздырылды. Киңәшмәнең көн тәртибендә Татарстан Республикасы территориясендәге балык тоту урыннары исемлеге каралды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International