ЯҢАЛЫКЛАР


6
май, 2013 ел
дүшәмбе
2013 елның язгы ау сезоны вакытында, күзәтү чараларын гамәлгә ашыру максаты белән, төбәктәге бүлекләрдәге Идарә хезмәткәрләре җәмәгать инспекторлары белән берлектә һәркемгә керергә рөхсәт ителгән, аулыкка бирелгән җир-суларда һәм ау кулланучыларның беркетелгән территорияләрендә 356 рейд үткәрелде.

30
апрель, 2013 ел
сишәмбе
Хөрмәтле коллегалар! Кадерле дуслар! Беренче май -Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлауларны кабул итегез! Беренче май һәр өйгә җылылык һәм кояшның беренче аваздашы булып килә. Яз уята, эшкә өнди, иҗат итәргә этәрә, яхшы кәеф һәм һәрбер җылы көнгә сөенү бүләк итә. Бу бәйрәм бөтен буыннар белән дә бертигез яратыла һәм хокуклы нигездә халык бәйрәме булып санала ала.

29
апрель, 2013 ел
дүшәмбе
“Язгы ау - 2013” һәм “Нерест- 2013” ( “Уылдык чәчү- 2013”) операцияләре барышы вакытында Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе инспекторлары, Татарстан республикасының Эчке эшләр министрлыгының авиация отряды һәм ДТРК “Татарстан” хәбәрчеләре белән берлектә һәм Татарстан республикасының штаттан тыш җәмәгать инспекторларының тиз хәрәкәтләнүче өлгер төркемнәре белән Татарстан республикасының Муниципаль районнары катнашуында 2013 елның 29 апрелендә Татарстан республикасының Лаеш, Спасс, Алексеевск, Чистай, Балык Бистәсе районнары чикләреннән Куйбышев сусаклагычының сулык мәйданында, браконьерларны табу һәм аларга каршы профилактикага юнәлтелгән, тикшерүләр үткәрелде.

24
апрель, 2013 ел
чәршәмбе
2013 елның язгы ау сезоны башлануы белән Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хезмәткәрләре җәмәгать инспекторлары һәм полиция хезмәткәрләре белән бергә 126 рейд ясадылар. Хайваннар дөньясына караган законнарны бозу өчен 28 кешене административ җаваплылыкка тарттырдылар, 2300 метр ятьмәне конфисковать (тартып алдылар) иттеләр

13
март, 2012 ел
сишәмбе
ТР хайваннар дөньясын саклау идарәсе Татарстан Республикасында аучылык сораулары буенча түгәрәк өстәл уздырды. Республика аучылык хуҗалыклары түгәрәк өстәл эшчәнлегендә актив катнаштылар.

29
февраль, 2012 ел
чәршәмбе
ОАО”Казан ярминкәсе”“Балыкчы. Аучы.”6 нчы махсус күргәзмәдә катнашырга чакыра. 10-12 март 2012 ел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International