ЯҢАЛЫКЛАР


14
май, 2013 ел
сишәмбе
Юлларга көннән көн ешрак эре кыргый хайваннар- пошилар- чыгалар. Машина тәгәрмәчләре астында хайваннар үзләре дә һәлак булырга, ә шулай ук машинада утыручы кешеләр дә яраланырга мөмкин. Юл-транспорт вакыйгаларының төп арту чоры май-октябрь айларына туры килә. Бер яктан бу ел фасылында машиналарның күп булуы белән, икенче яктан хайваннарның биологик ритмнарына бәйле. Язның коры булуы белән бәйле рәвештә, пошилар куркынычсыз төбәкләргә китәргә мөмкин. Пошилар җәйге эссене бик начар кичерәләр, шуңа күрә сулыклар эзләп ерак җирләргә китәләр.

11
май, 2013 ел
шимбә
Бөтен ил буйлап бу көнне Бөек Ватан сугышында җиңүнең 68 еллыгына багышланган тантаналы бәйрәм митинглары үтә. Яңа чишмә төбәгендә иң мөхим митинг төбәк үзәгендә Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар һәйкәле янында узды. Иртәдән бирле төбәк үзәгенең һавасында тантаналы һәм шул ук вакытта борчулы моң авазлары яңгырады. Музыка тавышына Универсаль спорт комплексы янында авылда яшәүчеләр җыела башладылар. Митинг башлану алдыннан, алар шарлар һәм әлмәләр белән баш өстеннән селтәп төз коланна белән, бәйрәм уза торган җиргә, Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар һәйкәле янына уздылар, анда аларны ветераннар һәм тыл хезмәткәрләре каршы алды. Тантаналы митинг барышында, ветераннарга һәм төбәктә яшәүче халыкка сәләмләү һәм котлау сүзләре белән Яңа чишмә төбәгенең башлыгы Козлов Вячеслав Михаил улы, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе башлыгы Дмитрий Алексеевич Иван улы

7
май, 2013 ел
сишәмбе
Тиздән безнең ил бөек бәйрәм каршылаячак – Җинү Көне бәйрәме. Бу бәйрәмдә камалышта калган Ленинградның камертон авазларыннан, туганнарыбызны һәм якыннарыбызны югалтуга тулыландырып булмый торган әрнүдән, ачлыктан, салкыннан, йокысызлыктан һәм чиксез зур арудан, сугыш чорының авыр заманасында, шул чор буынына эләккән бөтен авырлыклардан, югалтылган балачак һәм ятимлектән, Бөек Җиңү көнен озак көтүдән йөрәк кысыла һәм әрни.

6
май, 2013 ел
дүшәмбе
2013 елның язгы ау сезоны вакытында, күзәтү чараларын гамәлгә ашыру максаты белән, төбәктәге бүлекләрдәге Идарә хезмәткәрләре җәмәгать инспекторлары белән берлектә һәркемгә керергә рөхсәт ителгән, аулыкка бирелгән җир-суларда һәм ау кулланучыларның беркетелгән территорияләрендә 356 рейд үткәрелде.

30
апрель, 2013 ел
сишәмбе
Хөрмәтле коллегалар! Кадерле дуслар! Беренче май -Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлауларны кабул итегез! Беренче май һәр өйгә җылылык һәм кояшның беренче аваздашы булып килә. Яз уята, эшкә өнди, иҗат итәргә этәрә, яхшы кәеф һәм һәрбер җылы көнгә сөенү бүләк итә. Бу бәйрәм бөтен буыннар белән дә бертигез яратыла һәм хокуклы нигездә халык бәйрәме булып санала ала.

29
апрель, 2013 ел
дүшәмбе
“Язгы ау - 2013” һәм “Нерест- 2013” ( “Уылдык чәчү- 2013”) операцияләре барышы вакытында Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе инспекторлары, Татарстан республикасының Эчке эшләр министрлыгының авиация отряды һәм ДТРК “Татарстан” хәбәрчеләре белән берлектә һәм Татарстан республикасының штаттан тыш җәмәгать инспекторларының тиз хәрәкәтләнүче өлгер төркемнәре белән Татарстан республикасының Муниципаль районнары катнашуында 2013 елның 29 апрелендә Татарстан республикасының Лаеш, Спасс, Алексеевск, Чистай, Балык Бистәсе районнары чикләреннән Куйбышев сусаклагычының сулык мәйданында, браконьерларны табу һәм аларга каршы профилактикага юнәлтелгән, тикшерүләр үткәрелде.

24
апрель, 2013 ел
чәршәмбе
2013 елның язгы ау сезоны башлануы белән Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хезмәткәрләре җәмәгать инспекторлары һәм полиция хезмәткәрләре белән бергә 126 рейд ясадылар. Хайваннар дөньясына караган законнарны бозу өчен 28 кешене административ җаваплылыкка тарттырдылар, 2300 метр ятьмәне конфисковать (тартып алдылар) иттеләр

13
март, 2012 ел
сишәмбе
ТР хайваннар дөньясын саклау идарәсе Татарстан Республикасында аучылык сораулары буенча түгәрәк өстәл уздырды. Республика аучылык хуҗалыклары түгәрәк өстәл эшчәнлегендә актив катнаштылар.

29
февраль, 2012 ел
чәршәмбе
ОАО”Казан ярминкәсе”“Балыкчы. Аучы.”6 нчы махсус күргәзмәдә катнашырга чакыра. 10-12 март 2012 ел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International