Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: 2018 елның 1 гыйнварыннан алылп 28 февраленә кадәр Россия Федерациясе территориясендә аучылык хайваннарының кышкы маршрут хисабы уздырыла.

2017 елның 28 декабре, пәнҗешәмбе

 Хөрмәтле аучылар!

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: 2018 елның 1 гыйнварыннан алылп 28 февраленә кадәр Россия  Федерациясе территориясендә  аучылык хайваннарының кышкы маршрут хисабы уздырыла. Татарстан Республикасы территориясендә пошилар, кыр кәҗәләре, кабаннар, селәүсеннәр, бүреләр, төлкеләр, чүл төлкеләре, сусарлар, көзәннәр, аслар, тиеннәр, куяннар, боҗырлар, көртлекләр, суерлар һәм соры кыр тавыгы саны билгеләнәчәк.

 2017 елда  Татарстан Республикасы территориясендә кышкы маршрут хисабын уздыруга әзерләнү чикләрендә, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты белән 21 һәм 22 декабрьдә  район хезмзтләре һәм аучылар катнашында чыгыш киңәшмәләр уздырылды.

Хайваннарның санын билгеләү өчен,  Россия  Федерациясе субъектларының  башкарма хакимият әгъзалары белән,    Россия  Табигать министрлыгының 11.01.2012елдан №1  боерыгы белән расланган, аучылык ресурсларын һәм аларның яшәү тирәлеген  кышкы маршрут хисабы методы белән, дәүләт  күзәтүен уздыру буенча Россия  Федерациясе биргән вәкаләтләрне тормышка ашыру буенча Методик күрсәтмәләр кулланыла.

 2018 елда хисаплауны уздыру өчен  республика территориясендә 1576 маршрут билгеләнде. Аларның гомуми озынлыгы 16 353 километр, аларның 3312 км урманнар буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International