Экологик белемнәрне арттырабыз: ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре үсентеләр үстерү кагыйдәләре турында сөйләделәр

2025 елның 16 апреле, чәршәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Казанның 3 нче гимназиясенең башлангыч сыйныф укучылары өчен үсентеләр утырту буенча мастер-класс үткәрделәр. Алар төрле үсемлекләрне утырту сроклары һәм кагыйдәләре турында сөйләделәр.

Мондый мавыктыргыч дәресләр үсеп килүче буында экологик аң, әйләнә-тирә мохиткә җаваплылык нигезләрен тәрбияли һәм коллективта эшли белүне формалаштыра. Ә иң мөһиме, алар, үзләренең «витамин җыелмаларының» ничек үсүен күзәтеп, табигать турында кайгыртуда бәяләп бетергесез тәҗрибә алалар, җаваплылыкка һәм хезмәт сөючәнлеккә өйрәнәләр.

Элек алар өлкәннәрнең моны ничек эшләвен күзәтеп кенә торсалар, ә хәзер үзләре эшли беләләр һәм, бәлки, әти-әниләренә дачаларда ярдәм итәрләр. Чара ахырында гимназистлар алган белемнәрен «Табигатьне бергә саклыйк!» дигән викторинада катнашып ныгыттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International