Баулының туган якны өйрәнү музеенда 2 мәктәп укучылары районның урман һәм елгаларында яшәүчеләр турындагы белемнәрен тулыландырдылар. Табигатьтәге бу күптөрлелек турында аларга ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Баулы районы буенча районара бүлеге башлыгы Азат Миназов сөйләде.
.jpg)
«Байлыклар турында сөйләгәндә, без Баулыны Татарстанның зур девон нефтен чыгара башлау урыны буларак таныткан нефтьне генә түгел, ә биологик ресурсларны да күздә тотабыз. Район территориясендә Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән сирәк һәм юкка чыгу куркынычы янаган илледән артык хайванны очратырга мөмкин. Соңгы елларда урманнарда кыр кәҗәләре, поши, үр куяннары һ.б. хайваннар саны артты», – диде ул.
Очрашу барышында егетләр һәм кызлар үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга җавап алдылар. Чара азагында алар, күргәзмәдә булып, районның хайваннар дөньясы вәкилләрен үз күзләре белән күрделәр.