Дәүләт думасы килештерү комиссиясе басмасында ау этләрен өйрәтү турында канун кабул итте!

2018 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

Дәүләт думасы килештерү комиссиясе басмасында ау этләрен өйрәтү турында канун кабул итте!

Россия Федерациясенең Дәүләт думасы, 14.02.2018 елны, чәршәмбе көнне узган утырышта,  килештерү комиссиясе басмасында ау этләрен ирексез хайваннар ярдәмендә контактлы өйрәтү турында канун кабул итте.

Дәүләт думасы һәм Федерация Киңәшмәсе белән килештергән үзгәрешләр, аучылык биләмәләрендә генә һәм  хайваннарга карата рәхимсез чаралар кулланмыйча һәм аларга физик зыян тидермичә генә, ау этләрен әзерләү һәм  күнектерү рөхсәт ителүен билгелиләр.

Шул ук вакытта, этләрне ирексезлектә яшәүче хайваннар ярдәмендә өйрәтү, киртәләр кулланып кына тормышка ашырылырга мөмкин. Андый киртәләр хайванга физик зыян тидерүдән сакларга тиеш. Ярым ирекле шартларда һәм ясалма мохиттә аучылык ресурсларын тоту һәм үрчетү тәртибен,шул санда аучылык инфраструктурасы объектларын кулланып, аучылык ресурсларын тоту һәм үрчетү тәртибен махсус вәкаләтле  федераль хакимият әгъзасы раслаячак.

Документтан ау кошларын күнектерүне регламентлаштыра торган нормалар алып ташланды.

Ау этләрен контакт юлы белән  өйрәтүне тыючы канун проекты узган елның декабрь аенда кабул ителде, ләкин Федерация Киңәшмәсе белән кире кагылды.  Шуннан соң, Дәүләт думасы депутатларыннан һәм Федерация Киңәшмәсе әгъзаларыннан торган махсус килештерү комиссиясе оештырылды. Шул комиссия канун проектының яңа текстын әзерләде.

Хәзер Дәүләт думасы белән кабул ителгән документның яңа басмасы Федерация Киңәшмәсе тикшерүенә юнәлтеләчәк. Аның белән http://www.duma.gov.ru/systems/law/?number=333436-7&sort=date ссылка буенча танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International