«Уылдык» операциясе кысаларында ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре тарафыннан Лаеш районының Орел авылыннан 3 км төньяктарак Идел елгасында тыелган балык тоту кораллары белән су биологик ресурсларын тоткан граждан тоткарланган.
Хәзерге вакытта материалларны табигатьне саклау прокуратурасына тапшыру мәсьәләсе хәл ителә.