Кече Ватаныбызның сирәк очрый торган яшәүчеләре белән танышу.

2019 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Кыска гына вакыт эчендә «Чатыр-Тау» тыюлыгы хезмәткәрләре Азнакайның 4 балалар бакчасына бардылар: 6 нчы номерлы «Звездочка», 10 нчы номерлы «Алтынчәч», 12 нче номерлы «Росинка» һәм 13-нче номерлы «Рябинка».

Өлкән һәм мәктпкә әзерлек төркемнәрендә тәрбияләнүчеләр белән, «Тыюлыклы табигать» темасы буенча дәресләр үткәрелде. Анда балалар беренче тапкыр «Чатыр-Тау» тыюлыгы территориясендә нинди сирәк үсемлекләр һәм хайваннар очравы, кыргый хайваннарның әһәмияте, аларның яшәү урыннары һәм гадәтләре турында белделәр. Балалар, үз чиратларында, табигать  турында үзләренең кызыклы тарихлары һәм хатирәләре белән уртаклаштылар, кошларга һәм үсемлекләргә ничек ярдәм итүләре турында сөйләделәр, зур кызыксыну белән викторинада катнаштылар. Иң актив катнашучыларга Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетыннан бүләкләр тапшырылды.

№13 Балалар бакчасы Рябинка  №12 балалар бакчасы Росинка

 №6 балалар бакчасы Звёздочка 

№10 балалар бакчасы Алтынчеч

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International