Яхшы эш өчен юлсыз җирдән йөрүче машиналар. Татарстан тыюлыкларын 4 яңа УАЗ күзәтеп торачак

2019 елның 29 октябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының машиналар паркына 4 яңа машина өстәлде.  Йөк сала торган урыны булган юлсыз җирдән йөрүче УАЗ рейдлар үткәрү һәм җимлекләргә ашлама китерү өчен тыюлыкларда файдаланылачак. Автомобильләр «Татнефть» ГАҖ тарафыннан Дәүләт комитеты каршындагы «Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге» ДБУ өчен бирелде.  Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков республикада төгәл һәм тәүлек буе күзәтчелек системасы алып барылуын билгеләп үтте. Яңа транспорт чаралары браконьерларның законсыз гамәлләрен оператив рәвештә ачыкларга һәм булдырмый калырга мөмкинлек бирәчәк: «Бу хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану эшендә нәтиҗәләрне яхшыртырга ярдәм итәчәк, контрольне, күзәтчелекне арттырачак һәм биологик төрлелекне саклауны тәэмин итәчәк», - дип ассызыклады ул.

Дәүләт комитеты һәм «Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге» ДБУ җитәкчелеге Наил Маганов йөзендә «Татнефть» ГАҖнең Татарстан Республикасының хайваннар дөньясын саклау эшенә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International