Кабан дуңгызын законсыз аулаган өчен татарстанлыга 1 миллион сум штраф һәм җинаять эше кузгату яный

2019 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

Зәйдә, Гулькин авылы янында Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты инспекторлары чираттагы рейд барышында кабаннарның түшкәсен тунау артында ике гражданны тоттылар. Сораштыру барышында ачыкланганча, ау яратучылар – Зәй һәм Түбән Кама яшәүчеләре, кабан дуңгызларын табуга рөхсәт алмаган.  Законсыз ау өчен, 258 маддәнең 2нче бүлеге буенча (алдан килешеп куйган, бер төркем зат) җинаять эше кузгатылды. Хокук бозучыларга 500 мең сумнан алып 1 миллион сумга кадәр штраф яки хөкем ителүченең 3-5 ел эчендә хезмәт хакы яки башка кереме күләмендә штраф яки билгеле вазифаларны биләү яки өч елга кадәр билгеле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итеп яки аннан башка 3-5 елга иректән мәхрүм итү җәзасы карала.

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков билгеләп үткәнчә, республика территориясендә хайваннар дөньясын саклау һәм куллану өлкәсендә төп бурычлар булып, хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлеген саклау, һәм шулай ук республика халкының ау кебек рекреация эшчәнлеге ихтыяҗларын тәэмин итү тора. Комитет белән аучылык җир-суларының сыйфатын һәм продуктивлылыгын күтәрүгә юнәлтелгән чаралар комплексы уздырыла. Хокуксыз ау – ярамый торган эш. Ул республиканың биотөрлелегенә зур зыян китерә. «Хайванның санын саклап калу һәм яңадан торгызуны тәэмин итү өчен аерым территорияләрдә ауны тыярга туры килә. Бу мәҗбүри чаралар, әмма бу очракта без уңай нәтиҗәгә ирешә алабыз – билгеле бер төр терлекләр саны арта. Быел гына да без меңгә якын хокук бозу очрагын ачыкладык, аларның яртысы-ау кагыйдәләрен бозу. 2 миллион сумнан артык штраф салынды. Браконьерлык фактлары буенча 60тан артык җинаять эше кузгатылды. Республиканың биологик төрлелеген саклау максатыннан, бу юнәлештә эш дәвам итәчәк», - дип хәбәр итте Батков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International