Татарстан аучылык ресурсларының запаслары буенча 3 нче урында тора

2021 елның 5 марты, җомга

Республикада 97 хуҗалык территориясендә 70 аучылык өлкәсеннән файдаланучы  аучылык хуҗалыгы эшчәнлеге алып бара. Узган ел барлык аучылык өлкәсеннән файдаланучы   да килешүләр төзеде. Бу бюджетка планлаштырылмаган 6 млн. сумга якын акча китерде, дип хәбәр итә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәте. Республикада 78 төр аучылык ресурсы исәпкә алына. Узган ел аларның запасларының бәясе 1,8 млрд. сумга тигез иде, бу 2019 ел белән чагыштырганда 5,3% ка артыграк. Үсеш су йөзү һәм урман киек кошларының саны арту белән бәйле.

Берәмлек  мәйданда аучылык ресурсларының запаслары буенча, Татарстан Идел буе федераль округы субъектлары арасында 3 нче урында тора. Һәм, запасларның дәрәҗәсен чагылдыручы индикатор буларак, аучылык җирләренең продуктлылыгы килә, бу күрсәткеч 24 мең сум/га тәшкил итә, бу Россия Табигать министрлыгы раслаган күрсәткечтән 10% ка (21,52 сум/га) артып китә. Татарстан бу күрсәткеч буенча Идел буе федераль округында алдынгы урында тора.

Аучылык продукциясе әйләнеше 222 млн. сум тәшкил итте, бу, 2019 ел белән чагыштырганда, 46% ка артыграк, бу аучылык ресурсларын тотуның артыграк күләме белән бәйле. Халыкның ресурсларны аулау мөмкинлеге арта.

Республикада барлык төр хайваннарның саны тотрыклы рәвештә арта.

Потенциалны  исәпкә алып, аучылык хуҗалыкларына, куян һәм көртлекнең санын 2025 елга, ә кыр кәҗәләренең санын 2035 елга кадәр норматив билгеләргә кадәр җиткерү бурычы куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International