Зур ак челән

2021 елның 15 июне, сишәмбе

Зур ак челән (лат. Ardea alba) — челәнлеләр гаиләсеннән эре су кошы, көнбатыш, шулай ук көнчыгыш ярымшарның җылы уртача һәм тропик киңлекләрендә таралган.

94-104 см озынлыкта һәм канатлары арасы 131-145 см булган кош. Зур кошларның авырлыгы 912-1140 г. Кагыйдә буларак, ата кош ана кошлардан зурырак. Каурыйларның барчасы да ак. Томшыгы озын, туры, сары төстә. Тәпиләре һәм аяклары озын, кара-соры.  Муены озын, S-сыман. Алтынчы муен умырткасы бармакка таба сузылган һәм кош муенын тиз арада сузырга да һәм кире тартып алу сәләтенә ия булырлык итеп төзелгән. Койрыгы кыска, чөйсыман. Көзен ата һәм ана кошлар тәннәренең өске өлешендә, кабыргаларында һәм койрык артында үрә торган озын ак каурыйлар үсә. Үрчү чорында бу каурыйлар кысыла һәм җәенке булып кала, койрык артында энәле дәвамы күренә. Томшыгы бу вакытта кара төс белән тәмамланган кызгылт-сары төскә керә, ә күзе белән томшык арасындагы өлеше яшел төскә әйләнә. Җенси диморфизм чагылмый.

Зур ак челән АурупаАзияТөньяк һәм Көньяк АмерикаАфрикаАвстралия һәм Яңа Зеландияның уртача җылы һәм тропик киңлекләрендә таралган. Диңгез яры янында да, шулай ук кыйтга эчендәге сулыкларда: баткак уйсу җирләрдә, субасар тугайларда һәм елга ярларында, төче һәм тозлы күлләрдә, эстуария һәм мангр әрәмәлекләрендә дә яши. Моннан тыш, аны авыл хуҗалыгы җирләрендә, ачык аланнарда, дөге чәчүлекләрендә һәм дренаж канавы буйларында да күрергә мөмкин. Челән сай урында һәм коры җирдә ризык эзли.

Муенын сузып һәм азык эзләүдә алдыннан каранып, җитди һәм сак йөри. Көндез һәм эңгер-меңгер вакытта ялгыз яки төркемдә аулый, караңгылану белән башка челәннәр белән бергә төркемгә оеша һәм ышык эзли. Еш кына үзеннән ким булган челәннәрдән азыгын тартып ала,шулай ук үзенең төрендәге башка кошлар белән табыш өчен талаша. Кайчак хәтта азык җитәрлек булса да агрессив була. Очышы салмак, тизлеге 28-51 км/сәг. чикләрендә тирбәлә. Үрчү чорында ризыкны якын-тирәдә эзләүгә өстенлек бирә, әммә кирәк очракта 6-20 км ераклыкка да барырга мөмкин. Очу вакытында башка төр челәннәр кебек муенын S-сыман формада бөгеп, башын артка җибәрә.

Үрчү чорында үз участогына ия, аны җентекләп саклый. Вакыт узу белән парлар еш кына таркала. Популяциянең бер өлеше утрак тормыш алып бара, икенчеләр кышкы вакытта ареал чикләрендә күченә, өченчеләр зур арага күченеп йөри.

Җенси үсеш бу кошларның 2 елдан соң башлана. Зур ак челәннәр мизгелле моногам була, ягъни бер мизгелдә бер пар булдыра, шул ук вакытта бер парның икенчегә кушылуы да билгеле. Кошлар колонияләр белән, еш кына челәннәрнең башка төрләре, мәсәлән, зур зәңгәр челән һәм кар челәннәре белән  оя кора. Елга тик бер токым чыгара. Уртача киңлекләрдә, әгәр ризык күп төрле булса, үрчү өчен яз яки җәйне сайлый; тропикларда кавышулар ел әйләнәсенә мөмкин.

Ата кош колониягә беренче булып килә һәм булачак оя өчен урын сайлый. Челәннәр еш кына оялау урынын һәм колонияларны алыштыра, шуңа күрә килгән ата кошлар яңа урында урнаша һәм ритуаль биюләр башкарып, ана кошларны җәлеп итә башлый. Кызыксынып киткән ана кошлар ян ботакларга утыра һәм күзәтә, әммә алар капма-каршы бию башкарырга яки булачак оя тирәли уратып әйләнергә дә мөмкин. Пар булдырылганнан соң, дәррәү оя корыла.

Зур ак челәннең оясы бер урынга өелгән таяклар, ботаклар өемен хәтерләтә. Колония икенче районга күчүгә яки икенче агачлар сайлауга карамастан, оя берничә ел сакланырга мөмкин. Материал мөмкин булган бөтен ысуллар, шул исәптән икенче оядан урлау ярдәмендә туплана. Төзелеш материалын җыю белән гадәттә ата кош шөгыльләнә, ә ана кош аларны ояга рәтләп сала. 

Ана кош 2-3 көн аша 57 мм күләмендәге 3-6 зәңгәр-яшел төстәге йомырка сала. Йомыркаларны ана кош та, ата кош та бергә утырып чыгара. Инкубация чоры 23-26 көн тәшкил итә, шуннан соң шәрә диярлек чебешләр барлыкка килә. Бала кошлар арасында ата-ана азыгы өчен аяусыз ярыш башлана, аннары беренче булып чыккан чебешләр үзләренең күләме буенча кечеләре алдыннан өстенлеккә ия була — алар бәләкәйрәкләрен чукырга һәм туклануга хокукларын монополияләштерергә тырыша. Әгәр ел ризык планында яхшы булса, башка токым да үсеп җитә, әммә еш кына ике, хәтта бер бала кош исән кала — калганнары һәлак була. 42-49 көннән соң бала кошлар тулысынча йон белән каплана. Яшь кошлар 7 атнадан соң яхшы оча башлый, әммә 10-11 атнага кадәр ата-ана карамагында була.

Зур ак челәннең рационын бакалар, еланнарбалык, елга кыслалары, вак кимерүчеләр, чикерткә һәм башка төрле бөҗәкләр тәшкил итә.

Зур челәннәрнең табигый дошманнары сирәк була. Кайвакыт алар крокодилларның корбаны, ә яшь кошлар беренче елында — бөркетләрнең һәм диңгезе бөркетләренең корбаны була. Әммә, йомырка һәм чебешләренә еш кына каргалар, америка грифлары (Cathartidae) һәм янутлар аучылык итә.

Гомеренең озынлыгы кыргый шартларда уртача 15 ел чамасы, тоткынлыкта якынча 22 ел тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International