Республиканың 27 районында африка дуңгыз чумасы буенча карантин кертелде

2021 елның 7 июле, чәршәмбе

ДАЧ Яңа Чишмә районының «Красновидово» аучылык хуҗалыгы территориясендә ачыкланган, анда авыру кабан дуңгызы табылган.

Татарстан Республикасы Президенты Указы белән 5 км эпизоотик учак – ачыкланган урыннан 5 чакрымлы зона һәм эпизоотик учакның чикләреннән алып 5 чакрымлы куркыныч янаучы зона һәм Азнакай, Аксубай, Алексеевск, Әлки, Әлмәт, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Сарман, Спас, Тукай, Теләче, Чирмешән һәм Чистай районнары кергән күзәтү зонасы билгеләнде.

Вирус ачыклануга бәйле рәвештә, карантин урнаштырылган барлык зоналарда да кабаннар санын җайга салу буенча чаралар үткәрелә.

Авыру фактларын оператив ачыклау максатыннан, бөтен табылган һәм һәлак булган кабан дуңгызларыннан ДАЧка пробалар бирү 100% башкарыла.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты искә төшерә: карантин территорияләрендә чикләүләр кертелгән.

Бу эпизоотик учакта түбәндәгеләр тыела:

кыргый кабанның итен әзерләү, алардан карачкылар ясау , башка максат белән тоту;

дуңгызлар өчен азык һәм аслык материалы әзерләү;

аучылык байлыкларының санын тәртипкә салу максатыннан чыгып аулаудан тыш, аулау.

Куркыныч янаган зонада, аучылык байлыкларының санын тәртипкә салу максатыннан тыш, барлык ау төрләре тыела.

Күзәтү зонасында санын тәртипкә салу максатыннан тыш, кыргый кабан дуңгызларын аулау тыела.

Ветеринария кагыйдәләре нигезендә, хәзерге вакытта зоналарда кыргый кабаннарның булмавын аларның санын тәртипкә салу һәм аучылык җир-суларын һәм башка территорияләрне тикшерү юлы белән гамәлгә ашырыла.

Республикага инфекцияне кертмәс  өчен түбәндәге тәкъдимнәрне үтәргә кирәк:

  1. Аучылык байлыкларын табуга рөхсәтне рәсмиләштергәндә, конкрет аучылык хуҗалыгында аулауны планлаштыручы затлардан, аларны элегрәк африка дуңгызлар чумасы кабынуы теркәлгән Россия Федерациясе субъектларында, булу-булмауларын ачыклау. Күрсәтелгән мәгълүмат расланган очракта, күрсәтелгән авыру буенча имин булган Россия Федерациясе субъектларында аучылык хуҗалыклары территориясендә аулауны планлаштыручы затлардан алдагы көнне (башланыр алдыннан) имин булмаган аучылык хуҗалыклары территориясендә аулаганда кулланган пычакларын, аяк киемен, транспорт чараларын механик чистартырга һәм дезинфекцияләргә, аучылык экипировкасының элементларын (югары кием, перчаткалар һ.б.) алмаштырырга киңәш ителә.
  2. Россия Федерациясе субъектының ветеринария идарәсе органы белән берлектә, аучылык хуҗалыгы өлкәсендә эшчәнлек алып баручы аучыларга табылган кабаннарга ветеринария-санитар экспертиза үткәрүне тәэмин итәргә һәм кешеләр ризыгында кулланылмый торган, табылган кабаннарның тиреләрнең һәм эчтәге башка продуктларын, кыргый һәм йорт хайваннарына таратуга юл куймый торган юк итү (яндыру, 1,5 м дан да ким булмаган тирәнлеккә күмү) урыннарын билгеләргә, ул  урыннарны ДАЧ вирусын юк итүче әйберләр белән мәҗбүри дезинфекцияләргә.

3.            Табылган хайваннарның түшкәләрен, аларны дезинфекцияләү мөмкинлеге бирә торган, ау хуҗалыклары территориясендә урнаштырылган үзәкләштерелгән урыннарда гына турарга.

4.            Табылган кабаннарның түшкәсен үзәкләштерелгән бүлү урыннарына илткәндә, кан яки хайваннарның башка табигый бүлендекләрен җиргә яки транспорт чараларының төрле өслегенә эләгүенә юл куймас өчен, төрле җайланмалар (пластик яки металл савытлар) кулланырга.

5.            Ау һәм кабаннарның түшкәләрен бүлү эшләре тәмамлангач, кулларны, аяк киемнәрен, шулай ук пычакларны, балталарны, ыргакларны, бауларны һәм башка җайланмаларны дезинфекцияләргә кирәк.

6.            Транспорт чараларын һәм кием-салымны кан, ит сүле һ. б. белән контаминацияләүгә юл куймас өчен, аучылык хуҗалыкларыннан аучылык продукциясен бары тик тишелми торган савытта гына (полиэтилен һәм башка үткәрми торган капчыкларда) алып барырга.

7.            Аучылык биләмәләрен  карап йөргәндә яки ау барышында кыргый кабаннарның яки хайваннарның үләксәләрен, табигый тотышына туры килми торган хайваннарны күргән очракта, шулай ук андый хайваннарны аткан очракта, кичекмәстән Татарстан Республикасының теләсә кайсы Дәүләт ветеринария хезмәте органына, шулай ук Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең башка органнарына яисә башкарма хакимиятнең федераль органнарына (ГТХМ, ЭЭМ) хәбәр итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International