Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе машина йөртүчеләрне юлларда автотранспорт чараларын кулланганда саклык белән йөрергә өнди!

2013 елның 14 мае, сишәмбе

Юлларга көннән көн ешрак эре кыргый хайваннар- пошилар- чыгалар. Машина тәгәрмәчләре астында хайваннар үзләре дә һәлак булырга, ә шулай ук машинада утыручы кешеләр дә яраланырга мөмкин.

 Юл-транспорт вакыйгаларының төп арту чоры май-октябрь айларына туры килә. Бер яктан бу ел фасылында машиналарның күп булуы белән, икенче яктан хайваннарның биологик ритмнарына бәйле. Язның коры булуы белән бәйле рәвештә, пошилар куркынычсыз төбәкләргә китәргә мөмкин. Пошилар җәйге эссене бик начар кичерәләр, шуңа күрә сулыклар эзләп ерак җирләргә китәләр.

Кайбер тикшеренүчеләр хайваннарны “күп кешеле” урыннарда барлыкка килүен буаз сыерларның яшь сыерлардан аерылып, үзләренең узган елгы бозауларыннан качып,бозауларга әзерләнү белән аңлаталар. Шуңа күрә бер яшьлек поши балалары таркау рәвештә буш урыннар эзләп, җир- сулар буйлап йөрергә мәҗбур булалар. Үз чиратында пошилар тавышка тиз ияләшәләр, курыкмыйча тимер һәм машина юллары аша күчәләр. Җәйге эсседә пошиларны кигәвеннәр һәм бөгәлчәннәр тешләгәнгә күрә, ул алардан еш кына ачык кырларда котыла, кайбер вакытта кешеләр янына да килеп чыга. Боларның барлыгы бергә юл-транспорт вакыйгаларының шундый кайгылы статистикасын бирә, ә кыргый хайваннар катнашуының нәтиҗәләре җитди. Өлкән пошиның авырлыгы 350-400 кг, буе 2 метрга якын. Бара торган автотранспортның шундый зурлыктагы хайван белән бәрелеше, гел хайванның үлүе яки яралануы белән бетә, ә кыргый табигатьтә яралану үлемгә тиң. Машина йөртүчеләргә һәм аларның утырып баручыларына мондый очрашулар имгәнүләр белән, ә кайбер очракларда үлем белән дә тәмәмланырга мөмкин. Күп кенә очракларда машиналар төзәтеп булмаслык хәлгә дә киләләр. Үкенечкә каршы, юл төзүчеләр хәзерге көндә аеруча куркыныч, зур урманнарны кисеп чыккан юлларны киртәләп алмыйлар, шул хәл искиткеч хайваннарның нигезсез югалуына алып килә. Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану

Идарәсе машина йөртүчеләрне юлларда автотранспорт чараларын кулланганда, бигрәк тә урман юлга якын килгән җирләрдә, кичке һәм төнге вакытта саклык белән йөрергә, ә шулай ук юл билгеләренә игътибар итәргә өнди!

Шул гади кагыйдәләрне саклау, кайгылы нәтиҗәләрне булдырмаска булышыр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International