«Кичке таң» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре кыска вакытлы ялга кайткан сугышчы белән очрашты. Хезмәткә киткәнче, ул Әгерҗе районы аучылык хуҗалыкларының берсендә аучы булып эшли. Чарада шулай ук авылдашлар һәм үсеп килүче буын да катнашты. Хәрби хезмәткәр махсус операция зонасындагы алгы сызыктагы тормыш турында сөйләде.
Очрашу барышында тыюлык хезмәткәрләре аңа актив гражданлык позициясе һәм Ватанга лаеклы хезмәте өчен, безне һәм илебезне яклап, көн саен күрсәткән батырлыклары, сабырлыклары һәм ныклыклары өчен барлык сугышчыларга да рәхмәт белдерделәр. Шулай ук алгы сызыкка күчтәнәч тә тапшырдылар. Очрашу азагында сугышчы җыелганнарга рәхмәт белдерде. Авылдашлардан килгән ярдәмнең күңелне җылытуы һәм хезмәт чорында зур мәгънәгә ия булуы турында билгеләп үтте. Тиздән ул яңадан алгы сызыкка китәчәк.