Кошларның серләре: Татарстанның гаҗәеп кошлары

2026 елның 1 апреле, чәршәмбе

1 апрельдә Халыкара кошлар көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм канатлы кошлар дөньясының безгә бик якын булуын искә төшерә. Елгалары, урманнары һәм кырлары белән Татарстан – чын миграция юллары чаты һәм 300 дән артык төр кош өчен яшәү урыны да. Монда тыйнак чыпчыклар һәм мәһабәт ерткычлар янәшә яши. Кошларның язын тавышлары исә табигатьнең уяну симфониясен тудыра. Идел киңлекләре өстендә аккойрык бөркет канат җилпи. Аның канат җәеме 2,5 метрга кадәр булган Европадагы иң эре ерткыч кошларның берсе. Республиканың күлләрендә һәм уемтыкларында озынлыгы 1,5 метрдан артык булган ысылдавык аккошны еш күрәләр. Шәһәр паркларында, шул исәптән Казан шәһәре М. Горький исемендәге яәдәният һәм ял паркында колаклы ябалаклар һәм гади торымтай яши. Иртә язда каргалар кайта, ә май аенда һавада сандугач сайравы яңгырый. Рекордсменнар арасында – тизлеге 110 км/сәг кә җитә торган кара керәшә һәм фирүзә каурыйлы кечкенә яр чыпчыгы.

Халыкара кошлар көнен бәйрәм итү – «кошлар экскурсиясе» оештырырга, сыерчык оясы ясарга яки экологик акцияләрдә катнашырга сәбәп. Бу төбәкнең биологик төрлелеген саклап калырга ярдәм итә, чөнки кошларның иминлеге бөтен экосистема сәламәтлеген чагылдыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International