Йомраннар календаре буенча яз җитте: беренче җәнлекләрне Татарстанның ике районында күреп алганнар

2026 елның 31 марты, сишәмбе

Байбак-сөркәләр артыннан Татарстанда йомраннар уянды. Димәк, кар әле китеп бетмәсә

дә, яз инде тулысынча үз хокукларына кергән. Хәер, йомранга кар комачауламый:

аларның кышны үткәргән тирән өннәре бар, март кыраулары вакытында да шунда

ышыклана алачаклар. Җир өстендәге суык та аларга куркыныч түгел. Иң мөһиме: азык

табарга мөмкинлек бирерлек кар капламы эрегән инде.

Йомраннар актив һәм симез күренә, тиз һәм оста хәрәкәт итәләр – чын

«энерджайзерлар». Йомшак җәнлекләрне Бөгелмә һәм Яңа Чишмә районнарында

күргәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International