Идарә хезмәткәрләре урман утырту көнендә катнаштылар

2013 елның 18 мае, шимбә
Бүген Бөтенроссия агач утырту көне. Чыгыш Татарстан республикасының бөтен шәһәрләрендә һәм төбәкләрендә узды. Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хезмәткәрләре Кадышево поселогы ягындагы Зәңгәр күл территориясенә нарат агачлары утыртып чыктылар. Бүген Идарә хезмәткәрләре белән 300 артык үсенте утыртылды. Алдан билгеле булган урман өлешләрендә 18 май көнне 1 миллион 248 мең агач һәм үсенте утыртылды. Яңа утырткан урманның гомуми мәйданы 268 га булды. Чыгыш 15 мең катнашучы җыйды. Татарстанда торучыларның Бөтенроссия урман утырту көненең яшел эстафетасына, туган республикабызның экологиясен яхшыртуга керткән өлеше шундый.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International