Татарстанда киләсе ау чоры мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2021 елның 6 сентябре, дүшәмбе

Республикада 2021 елгы ау сезонын оештыру буенча киңәшмәләр узды.

Чарада ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Юрий Матвеев, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклаулы табигать территорияләре өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге идарәсе башлыгы Радик Мотахаров, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының хайваннар дөньясы артыннан мониторинг бүлеге башлыгы Илфат Вәлиев, шулай ук ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының район хезмәтләре вәкилләре һәм ау өлкәсеннән файдаланучылар катнашты.

Очрашулар «тере аралашу» форматында уза. Һәр катнашучының үз соравын  бирү яки актуаль проблеманы күтәрү мөмкинлеге бар.

Киңәшмә барышында Радик Мотахаров катнашучыларны дәүләт контролен (күзәтчелеген), муниципаль контрольне оештыру һәм гамәлгә ашыру буенча мөнәсәбәтләрне җайга салучы, тикшерелә торган затлар буларак, гражданнар һәм оешмаларның хокуклары гарантияләрен билгели торган, «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында»гы федераль законга кертелгән үзгәрешләр белән таныштырды.

 «Хәзер яңа федераль закон нигезендә инспекция визиты, рейд тикшерүе, мәҗбүри таләпләрнең үтәлешен күзәтү һәм урынга чыгып тикшерү кебек  күзәтчелек чараларын үткәрергә мөмкин», - дип билгеләп үтте ул.

Чыгыш ахырында Радик Мотахаров җыелганнарга корал белән эш иткәндә куркынычсызлык чараларын үтәү турында искә төшерде.

Аннары Илфат Вәлиев ау кагыйдәләре турында сөйләде.

«Быел аучылык ресурсларының кайбер төрләрен аулау вакыты үзгәрде. Шулай итеп, узган ел каурыйли киекләрне аулауның төп сезоны 15 ноябрьдә тәмамланды, хәзер ул 5 декабрьгә һәм 5 гыйнварга кадәр озайтылды. Моннан тыш, агымдагы елда тынычлык сәгатьләре һәм көннәре гамәлдән чыгарылды, шулай ук каурыйлы киекләрнең үткәрү сәләте арттырылды», - дип билгеләп үтте ул.

Үз чыгышында Илфат Вәлиев киңәшмәдә катнашучыларның игътибарын, агымдагы елның 1 сентябреннән аучылык ресурсларын табуга рөхсәт бирүнең  яңа таләпләре үз көченә керүенә җәлеп итте. Хәзер андый рөхсәтләрне алдагы елда булган рөхсәтләр буенча, аучылык ресурсларын табу турында мәгълүматларны үз вакытында тапшырмаган аучылар ала алмаячак.

Киңәшмә ахырында янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International