ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты «Тыюлы Татарстан буенча экосәяхәт» рубрикасын дәвам итә. Анда без республиканың аеруча саклана торган табигый территорияләре турында язабыз. Бүген дә - «Зөя буйлары» дәүләт табигать тыюлыгы турында сөйлибез.
Тыюлык сирәк һәм юкка чыга торган үсемлекләр һәм хайваннарның су-сазлык комплексын, Татарстанның Идел алды төбәгенең уңай экологик балансын саклау өчен булдырылган.
Аның гомуми мәйданы 1,5 мең гектар тәшкил итә, Зөя һәм Кыят елгалары үзәнендә урнашкан.
Республика чикләрендә бу елганың үзәне күпчелек өлешендә урмансыз, һәм бары тик тыюлык территориясендә һәм бераз көньяккарак (Әлши һәм Иске Мәртле авыллары тирәләрендә) чагыштырмача зур булмаган киң яфраклы урманнар сакланган.
Тыюлык ландшафтының шактый мәйданын икенчел тугайлы, урыны белән сазланган болыннар били. Иң югары урыннарда зур булмаган мәйданлы сөрүлек җирләре һәм күпьеллык үлән чәчүлекләре бар.
Территориянең өчтән бер өлеше иске имәнлекләр белән мәшгуль. Агачлар арасында имән, вак яфраклы юкә һәм очлы яфраклы өрәңге өстенлек итә. Киң яфраклы урманнар да үсә, зур булмаган нарат һәм карагач урманнары да бар.
Биредә Россия Федерациясенең Кызыл китабына һәм Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән сирәк һәм юкка чыга торган 60 төр үсемлек һәм хайван билгеләп үтелде.
Тыюлык территориясендә 12 төр имезүче хайваннар яши, алар арасында гади кондыз һәм су күсесе бар.
Моннан тыш «Зөя буйлары»нда биш төр сөйрәлүче, очканда тукланучы кошларны, Көнбатыш Европада саклана торган төр булган зур агач үрмәкүчен һәм адмирал күбәләген очратырга мөмкин.