«Спас» тыюлыгы территориясендә биш дала кара еланы күренгән

2021 елның 30 сентябре, пәнҗешәмбе

Спас районы территориясендә дала кара еланы күренгән. Агулы еланнарны «Спас» тыюлыгы башлыгы Евгений Костин күргән.

«Территорияне әйләнеп чыкканда биш елан күреп алдым. Күптән түгел һаваның җылынуы әлеге сөйрәлүчеләрнең уянуы өчен идеаль шартлар тудырды», - дип билгеләп үтте ул.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты искәрткәнчә, дала кара еланы – Татарстанда очрый торган агулы елан төрләренең берсе. ТР Кызыл китабына кертелгән. Республика территориясендә – Спас архипелагы утрауларында, Болгар шәһәре тирәсендә («Спас»дәүләт табигать тыюлыгы)генә яши торган, иң сирәк очрый торган төр. Спас архипелагында дала кара еланы ике иң зур утрауда яши, җәй көне якын-тирә вак утрауларга һәм материкка күчә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International