Санитар-эпидемиологик хәл һәм Татарстан Республикасында коронавирус йогышы таралуга юл куймауга бәйле рәвештә, шулай ук Россия Табигый байлыклар һәм экология министры Дмитрий Кобылкинның 2020 елның язгы ауы буенча күрсәтмәләрен исәпкә алып, Татарстан Республикасы территориясендә үз-үзеңне изоляцияләү режимы көннәрендә, Татарстан Республикасы территориясендә су йөзүче киек кошларга ау ачылмаячак.
Бу көннәрдә су-биологик ресурсларын һәм хайваннар дөньясы объектларын саклау өлкәсендә таләпләрне бозуны кисәтү, ачыклау һәм булдырмау буенча чаралар көчәйтеләчәк.
Республиканың һәр районында патрульлек төркемнәре оештырылды, аңа биоресурслар буенча Дәүләт комитеты инспекторлары, аучылык инспекторлары, егерьлар, ЭЭМ хезмәткәрләре, штаттан тыш җәмәгать инспекторлары кертелде. Закон бозучылар административ җаваплылыкка тартылачак.
Татарстан Республикасының биоресурслар буенча Дәүләт комитеты хезмәткәрләре Идел-Кама дәүләт табигать тыюлыгының Саралов участогы һәм региональ Төбәк әһәмиятендәге Идел-Кама дәүләт табигать тыюлыгының саклау зонасы территориясендә су ресурсларын законсыз алу фактын ачыклады. Лаеш районының Ташкирмән авылы янында балыкны законсыз рәвештә тоткан гражданин тоткарланды.
РФ Җинаять кодексының 256нчы маддәсендә каралган җинаять составының билгеләре белән бәйле рәвештә, урынга Россия Эчке эшләр министрлыгының транспорттагы Казан ЛУ хезмәткәрләре чакырылган. Тикшерү эшләре бара.
1 апрельдә, гадәттәгечә, Халыкара кошлар көне билгеләп үтелә. Бәйрәмнең идеясе - кошларның төрлелеген һәм санын саклап калу.
Бу көнне су кошларының яшәү урыннарын төзекләндерү, яңа җимлекләр һәм сыерчык оялары ясау буенча чаралар үткәрелә. Татарстанның биоресурслар буенча дәүләт комитеты традицион рәвештә мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар өчен төрле акцияләр, экологик дәресләр һәм викториналар үткәрә. Быел алар санитар-эпидемиологик режимнан соң узачак. Шулай ук белгечләр тематик экскурсияләр һәм тиешле тематикага мастер-класслар үткәрәчәк.
Бәйрәмне үткәрү датасы очраклы гына сайланмаган: нәкъ менә бу вакытта җылы яклардан кошлар кайта.
Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясенең алга таба таралуын кисәтү максаты белән, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең «COVID-2019 таралу куркынычларын киметү буенча өстәмә чаралар турында» 2020 елның 13 нче мартындагы 6 номерлы карары, «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында» 2010 елның 19 нчы мартыннан 208 нче номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында»гы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 19 мартындагы 234 номерлы карары, ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының 2020 елның 31 нче мартыннан 90-од номерлы боерыгы нигезендә, 2020 елның 1 нче апреленнән алып, бердәм федераль үрнәктәге аучылык билетларын бирү уңай эпидемиологик хәл урнашканчы туктатылды.
Аучылык билетларын бирү сораулары буенча тулырак мәгълүмат алу өчен 211-71-89 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Татарстан Республикасында яңа короновирус инфекциясенең таралуын булдырмау максаты белән, Татарстан Республикасының барлык аучылык җир-суларында, 2020 елда язгы ау белән бәйле барлык чараларны, туктатып тору турында карар кабул ителде. Шул исәптән:
- аучылык ресурсларын табуга рөхсәтнамә алу өчен гаризалар кабул итү;
- аучылык ресурсларын табуга рөхсәтнамәләр бирү;
- аучылык хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт күрсәтү.
Бу чаралар Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 26 мартыннан «2020 елның 25 мартында Россия Федерациясе территориясендә яңа коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Координация советы президиумы утырышы йомгаклары буенча кабул ителгән карарлар турында»гы күрсәтмәсе нигезендә кертелде, аның нигезендә Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнарына гражданнар күпләп килә торган урыннарда хезмәт күрсәтүне туктатырга тәкъдим ителде.
Мондый карар шулай ук республиканың бөтен территориясендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында яңа короновирус инфекциясе таралуын булдырмау чаралары турында»2020 елның 19 мартындагы 208 номерлы карары белән билгеләнгән үз-үзеңне изоляцияләү режимы шартларында зарури булып тора.
Әлеге чаралар коронавирус инфекциясе таралуга бәйле хәлнең тотрыклануына кадәр кертелде.
Хөрмәтле гражданнар!
Коронавирус йогышы таралуны булдырмау максатыннан Биоресурслар буенча дәүләт комитеты җитәкчелеге тарафыннан халыкны бердәм кабул итү көне кысаларында гражданнарны кабул итү (сишәмбе көнне 14:00 тән 18:00 кә кадәр) вакытлыча телефон элемтәсе ярдәмендә яки язма рәвештә башкарыла.
Кабул итүгә язылу өчен телефон: (843) 211-66-94
http://ojm.tatarstan.ru/rus/internet-priemnaya.htm .
Элемтә өчен җаваплы зат: Бусыгина Гузель Фаварис кызы
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков Иҗтимагый совет утырышын үткәрде. Татарстан Республикасының «Федераль әһәмияттәге махсус сакланыла торган табигать территорияләреннән тыш, Татарстан Республикасы территориясендәге аучылык җир-суларында аулау параметрларына үзгәрешләр кертү турында»гы указ проекты буенча фикер алышынды.
25 мартта Кама Тамагында Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре һәм «Тәмте аучылык клубы»аучылык хуҗалыгы егере биологик ресурсларны законсыз тоту фактын ачыкладылар.
Татарстан Республикасында «Чирек гасыр тыюлык табигатенә булышабыз!» дигән девиз астында «Парклар маршы-2020» халыкара табигать саклау акциясе старт алды. Бу акция Россиянең һәм чиктәш илләрнең аеруча саклаулы табигый территорияләренә ярдәм итүгә юнәлтелгән. Быел ул 25 нче тапкыр үткәрелә.
Бөтен дөньяда 20 мартта, БМО инициативасы буенча, Җир көне (ингл. Earth Day) билгеләп үтелә. Өстәвенә, Халыкара бәйрәмнәр календаренда ике Җир көне бар – бүгенгесе язгы көн белән төн тигезләшү көненә багышланган, ә икенчесе-22 апрель. Беренчесе – тынычлык урнаштыру һәм гуманистик юнәлешкә, икенчесе-экологик юнәлешкә ия.