ТР Фәннәр Академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты хезмәткәрләре А.Н. Северцов исемендәге Экология һәм эволюция институты белгечләре төркеме белән берлектә Лаеш районының тугай күлләренә тикшеренүләр үткәрде.
Биологик фәннәр докторы Марина Рутовская җитәкчелегендә уздырылган чаралар, рус җофарының мөмкин булган яшәү урыннарын эзләү максатыннан оештырылды.
Экспедиция нәтиҗәләре буенча, Мишә елгасының 5 тугай күлендә галимнәр җофарларның тора торган ояларын, ә берничә сулыкта ташландык ояларын таптылар.
Республика территориясендә төрнең хәзерге таралу ареалының объектив характеристикаларын алу өчен, Россия Фәннәр Академиясе белгечләре катнашында масштаблы фәнни тикшеренүләр үткәрү планлаштырыла.
Белешмә өчен:
Рус җофары-имезүчеләр классына керә торган хайваннарның сирәк төре. Республика территориясендә соңгы 40 елда хайванны очрату теркәлмәгән. Шул сәбәпле 2016 елда җофар Татарстан Республикасының Кызыл китабыннан төшереп калдырылды. Рус җофары юкка чыгу куркынычы астында булган төр шикелле Россия Федерациясенең Кызыл китабына кертелгән.