Спас районында балыкны кислород ачлыгыннан коткаралар

2022 елның 10 феврале, пәнҗешәмбе

Балыклар, башка терлекләр кебек үк, кислородтан башка яши алмый. Балыкларның үлүенә юл куймас өчен «Спас» дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре « Балык-Булсын!»дигән акция  үткәрделәр.

Акция Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Спас районы буенча районара бүлеге башлыгы Алексей Коптелов, «Главрыбвод» ТР ФДБУнең баш ихтиологы Рөстәм Сафиуллин, "Подгорнов" ИП хезмәткәрләре, балык промышленниклары һәм балыкчылар белән берлектә үткәрелде.

Әлеге чаралар кысаларында 200 метр озынлыктагы траншея казылды. Куйбышев сусаклагычы акваториясенә төрле яшьтәге һәм төрдәге 310 данә балык тотып җибәрелде.

«Су биологик ресурсларын саклау буенча акцияләр бик мөһим. Сезон башлану белән балаларга әзер булган берничә йөз чуртанны саклап кала алдык. Бер чуртан 15тән 30 меңгә кадәр уылдык салырга мөмкин», - дип билгеләп үтте Рөстәм Сафиуллин.

Исегезгә төшерәбез, профилактик чараларны үз вакытында үткәрү һәм елга яшәүчеләрен кислород белән тәэмин итү сулыкларда балык запасларын саклап калырга мөмкинлек бирә. Ә берничә борауланган бәке -бу вакытта балыкка бик кирәк булган суда өстәмә кислород.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International