1 апрельдә Халыкара кошлар көне билгеләп үтелә. Ул төр төрлелеген һәм кошларның санын саклау зарурлыгына игътибарны җәлеп итәргә өнди. Моңа бәйле рәвештә, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты Татарстанда еш очрый торган топ 10 кош әзерләде.
1) Соры карга – яхшы белә торган һәм таныш кош. Күзгә күренүчән һәм кычкыручан. Төсе соргылт кара. Башы, канатлары һәм койрыгы кап-кара, калган каурыйлары пычрак соры төстә. Томшыгы зур, күләмле һәм озын. Башларын селкеп йөриләр, кайчакта сикереп хәрәкәтләнәләр. Очышлары туры, авыр, канат селкүе әкрен. Җирдә ашый. Яхшы таныш «карр, карр» авазларын чыгара. Кеше җирлекләре янындагы урманнар, урман полосалары парк һәм бакчаларда оя кора. Бер урында яшәүче һәм күчеп йөрүче кош. Ояларын биек агачларда ясый. Оя ясау вакытында вакытта парлап яшиләр. Кышын башка каргалылар белән катнаш зур төркемгә кушылалар. Россиянең бөтен Европа өлеше буенча яши. Татарстанда гадәти оялый торган төр.
2) Зур песнәк- чыпчык зурлыгындагы иң танылган песнәкләрнең берсе. Ботак өстендә оста гына йөри торган бик хәрәкәтчән кош, ботак очларында эленеп тора ала. Күкрәк уртасында кара буйлы, асты якты- сары. Башы һәм муены кап-кара, «яңаклары» ап-ак. Аркасы яшкелт, койрыгы һәм канатлары зәңгәр-соры. «Пинь-пинь-пинь», «ци-ци-ци» дигән авазлар чыгара. «Ти-ти-фю», «ти-ти-фю» кебек кабатлана торган авазлардан торган җыр җырлый. Бер урында яшәүче яки күчеп йөрүче кош. Төньяктан кала, Россиянең бөтен Европа өлешенең төрле урманнарында , елга буендагы агачлыкларда, бакчалар һәм паркларда яши. Татарстанда гадәти оялаучы төр. Оясын агач куышлыкларында ясый, ясалма песнәк ояларында урнаштыра. Кышын катнаш төркемнәрдә башка песнәкләр белән очрый.
3) Кыр чыпчыгы - чыпчык зурлыгындагы кош. Яр буе үсемлекләре куакларында, сулык ярлары буйлап үскән куаклыкларда яши. Ата кошның башы да, тамагы да кап-кара, аркасы чуар төстәге буйлы җирән-көрән төстә. Койрыгы һәм канатлары көрән төстә, койрыкның яннарында ак буйлар. Койрык өстендә куе соры чуар бизәкләр. Ана кошның кара төсләр урынына көрән төсләр кергән. Корсак асты якларында тонык озынча чуар буйлы соры-ак төстә. «Ция-цииик» дигән акрын гына авазлар чыгара. Җыры «шри-шри-тири-тири...» дигән каты авазлардан тора. Күчмә кош. Оясын куаклыкта ясый. Россиянең бөтен Еропа өлешендә тора. Татарстанда гадәти оя ясый торган кош.
4) Чәүкә - күгәрчен зурлыгындагы кош. Күренә торган һәм кычкыручан кош. Төсе соргылт-кара. Маңгае кара, баш түбәсе һәм муены соры. Яз көне муенында соры «муенчак». Томшыгы чагыштырмача кыска, кара. Күзләре якты төстә. Очышы туры , еш кына канатын җилпеп «гал-ка, галка» кебек өзек-өзек авазлар чыгара. Яр буйларында, урман кырыйларында, кешенең яшәү урыннарында яши. Зур булмаган колонияләр белән оя кора, йортларның түбәләре, морҗа һәм агач куышлыклары эчендә оя кора. Кышын башка кошлар белән катнаш зур төркемнәр барлыкка китерә. Россиянең бөтен Европа өлеше буенча яши. Бер урында яши торган, күчеп йөри торган кош. Татарстанда - гадәти оялучы кош, нигездә шәһәрләрдә һәм авылларда очрый.
5) Кара карга - карга зурлыгындагы кош. Төсе шәмәхә төскә керә торган кара. Томшыгы, зер, озын, күләмле. Олы кошларның томшык нигезе каурыйсыз, аксыл. Эре атлап йөри. Очышы әкрен, туры. Төркем белән яши. Калын «краа» дигшн тавыш чыгара. Күчмә кош. Биек агачларда колонияләр белән оя кора. Яз көне иртә - мартта очып кайта, көз көне октябрь-ноябрьдә очып китә. Еш кына шәһәрләрдә кышларга кала. Кышын башка кошлар белән катнаш зур төркемнәр барлыкка китерә. Россиянең бөтен Европа өлеше буенча яши. Күбесенчә урман полосалары, зур парклар, зиратлар, торак пунктлар янындагы урман кырыйларында яши. Татарстанда гадәти оя кора торган төр.
6) Күл акчарлагы - иң күп сандагы акчарлакларның берсе, зурлыклары белән күгәрченнән бераз зуррак. Башы караңгы-көрән, ояламаган вакытта ак төстә. Канатлары соры төстә, канат очы кара. Муены, корсагы һәм койрыгы ак. Томшыгы һәм аяклары кызыл. Очышы тиз, еш кына зур көймәләр артыннан килә. Каркылдауга охшаган «кьяр-кьррр», «киаа», «кек-кек» дигән авазлар чыгара. Россиянең агымсыз яисә акрын агымлы эчке сулыкларының бөтен территориясендә диярлек яши. Гадәттә су өстендә очып йөри, кайвакыт сөрелгән басуларда туклана. Күчмә кош. Яз көне апрельдән, көз көне октябрьгә кадәр күренә. Колонияләр оештыра. Оясын җирдә кора. Татарстанда гадәти оя кора торган төр.
7) Гади сандугач - чыпчыктан кечерәк кош. Муены тартылган, тәне түгәрәк булып күренә. Төсе өске якта - зәйтүн-соры, корсагы ак. Маңгае, "яңаклары", тамагы һәм түше кызгылт-сары. Җирдә, куакларның аскы ботакларында сикереп йөри, еш кына туктый да, тиз-тиз башын ия-ия, койрыгын өскә күтәрә. «Цик-цик-цик», «цк....цкцкцкцкцк» авазлары, чүкеч тавышына охшаган. Җыры – яңгырап тора. Ашыкмый гына яңгырый. Төрле урманнарда яши. Күчмә кош. Апрельдән октябрьгә кадәр очрый. Җирдә оя кора. Россиясенең Европа өлешенең урман һәм урман-дала зонасы буенча киң таралган. Татарстанда гадәти оя кора торган төр.
8) Миләш чыпчыгы - сыерчыктан бераз зуррак кош. игътибарны үзенә җәлеп итүче, шаулый торган кошлар. Башы соры, аркасы коңгырт-соры, койрык өсте соры төскә буялган. Аскы ягы саргылт-ак, күкрәкләрендә һәм ян-ягында кап-кара тамчысыман таплар бар. Койрыгы кара. Томшыгы сары. Ботакта утырганда вакыт-вакыт чүгәләп, койрыгын селкеп ала. «Чак-чак» һәм «тртртртртрр» дигән авазлар чыгара. Җыры кызу темпта кабатлана торган төрле чатырдаулы авазлардан тора. Урман, урман паркларының төрле типларында яши. Күчмә кош. Апрельдән октябрьгә кадәр очрый. Кайвакыт кышлый. Россиясенең Европа өлешендә бөтен урман зонасы буенча киң таралган. Оясын агачлар өстендә ясый. Зур булмаган колонияләр белән оя кора. Татарстанда гадәти оя кора торган төр.
9) Кызылтүш - чыпчык зурлыгындагы кош. Ата кошның төсе ачык. Башы зәңгәрсу-соры, аркасы коңгырт. Маңгае кара. Канатлары һәм койрыгы кара-көрән. Койрык өсте яшел. Канатында очканда яхшы күренә торган ике зур ак сызык. Койрык читендә ак сызыклар. Асты яктырак, кызгылт-көрән төстә. Ана кошның бөтен каурыйлары да соры-көрән, канатларында ак «көзгеләр». “Ппинь-пинь-пинь” дигән тавыш чыгаралар, еш кына тагын "рю-рю-рю" авазы да чыга. Җыры яңгырап тора, «фью-фью-фью-ля-ля-ля-вичиу-кик» дип сорау интонациясе белән тәмамлана. Төрле типтагы урманнарда, бакчаларда һәм паркларда яши. Күчмә кош. Яз көне мартта очып килә, октябрьдә көньякка очып китә. Тундра зонасыннан тыш, Россиянең бөтен Европа өлешендә тыш яши. Ояларын агачлар өстендә кора. Татарстанда күпсанлы оялаучы кош.
10) Чүрәкәй - зурлыклары ягыннан үрдәктән шактый кечерәк кош. Ата үрдәкнең төсе ачыграк, ана үрдәк бер төслерәк көрән төстә, җирән таплары бар. Ата кошның башы яшел-көрән төстә, күз янында бөгелгән яшел табы бар. Тәннең өсте һәм ян-ягы юка аркылы рәсемле көл-соры, тәннең аскы өлеше ак төстә. Канатта ялтырап торган яшел «көзге» бар (ата һәм ана үрдәкләрдә дә бар). Томшыгы кара. Кош тиз һәм тавышсыз оча. Судан вертикаль рәвештә өскә күтәрелә ала. Тавышы - үрдәк авазы, никах чорында ата затлары «фрюю-юк-фюююк» дигән яңгыравыклы тавыш чыгара. Күчмә кош. Апрельдән октябрьгә кадәр очрый. Су үсемлекләре булган төрле сулыкларда яши. Татарстанда оя кора һәм очып уза.