Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә, Казан дәүләт энергетика университетының «Су биоресурслары һәм аквакультура» кафедрасы «6 нчы разрядлы балыкчы» һөнәри укыту программасы буенча «Россия студентлар отрядлары» яшьләр гомумроссия иҗтимагый оешмасы грантын кабат җиңде.
Укуларны Казан, Яр Чаллы, Чистай, Бөгелмә, Зәй, Лаеш, Ижевск, Саранск, Воронеж, Чебоксар, Өфе, Башкортостан Республикасы, Бирск шәһәре, Пермь өлкәсенең Чайковский шәһәре һәм Россия Федерациясенең башка шәһәрләренең урта һөнәри белем бирү һәм югары уку йортлары студентларының 80 вәкиле уза.
Практик дәресләр барышында студентлар балык үрчетү һөнәренең нигезләре белән танышалар. Алар арасында: тере балык, аның уылдыгы һәм корты, сата торган балыкларны тоту һәм сортларга аеру, аналык һәм ремонт көтүен тоту һәм формалаштыру, бонитировка һәм инвентаризация ясау, шулай ук балыкларны ашату һәм су пробаларын сайлап алу кагыйдәләре. Моннан тыш, алар товар балыкны тоту һәм сортларга аеру ысулларын; азык әзерләү, шулай ук бакчаларда һәм бассейннарда балык үстерү биотехникасын, аларны эксплуатацияләүгә куела торган таләпләрне, шулай ук гидробиологик һәм гидрохимик анализлар үткәрү ысулларын өйрәнәләр.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, элегрәк укыган студентлар Камчатка балык эшкәртү заводында төзелеш отрядларында катнашу өчен эшче һөнәр алдылар инде.