ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының хезмәткәрләре мәктәп укучылары белән берлектә Каракүл ярын чистарттылар

2022 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты тарафыннан яшь буынның экологик культура дәрәҗәсен һәм грамоталылыгын күтәрү буенча актив эш алып барыла. Әлеге эш кысаларында ведомство белгечләре балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары арасында төрле чаралар оештыра.

Шундый чараларның берсе Түбән Кама районының Экология-биология үзәгендә һәм Кызыл ачкыч урта мәктәбендә тәрбияләнүчеләр өчен үткәрелде.

Аның кысаларында ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре балалар белән берлектә Каракүл ярын чистарттылар.

Яшь эко-активистлар сүзләренчә, яр буендагы чүп-чар җитәрлек булып чыкты - пакетлар, азык-төлек контейнерлары, пластик шешәләр һәм сулыкның гамьсез кунаклары калдырган башка калдыклар.

Экологик чара үз нәтиҗәләрен бирде - сулык ярында 20 капчык чүп-чар җыелган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International