Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре кондызны табигый яшәү тирәлегенә җибәрделәр

2022 елның 29 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Түбән Кама районы буенча районара бүлеге хезмәткәрләре кондызны коткарды. Хәбәр шәһәрнең мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең берсеннән керде.

"Кондызны без баскыч астында таптык. Аны аннан бөтен бригада белән тартып чыгарарга туры килде, шуннан соң аны мичкәгә утыртып куйдык. Без аны Түбән Кама ихтиандры дип атадык ", - дип сөйли Эдуард Иванов.

Хәзер хайван үзе өчен гадәти  яшәү тирәлегендә - кондызлар яши торган сулыкта урнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International