Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре “Хәтер бакчасы” халыкара акциясенә кушылды.
Фронттан әйләнеп кайтмаган 378 мең татарстанлының бөек батырлыгы истәлегенә, алар Биектау районы территориясендә агачлар утыртты.
“Безнең уртак бурычыбыз - Җиңүне нинди бәя белән яулавын хәтерләү, каһарманнарыбыз, аларның батырлыгы һәм Ватаныбызга фидакарь хезмәте турында буыннан-буынга тапшыру, дип уйлыйм мин”, - диде ТР Дәүләт комитетының Биектау районы буенча районара бүлеге җитәкчесе Александр Фомин.
“Хәтер бакчасы” халыкара акциясе 22 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Аны “Экология” милли проекты кысаларында РФ Табигать ресурслары министрлыгы һәм Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы ярдәмендә “Хәтер бакчасы” коммерцияле булмаган автоном оешмасы, “Җиңү волонтерлары” Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте һәм Җиңүнең гаскәр башлыкларын искә алу фонды оештыра.