Беркем дә онытылмый, бернәрсә дә онытылмый: ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Әгерҗе районының һәлак булган сугышчыларына куелган һәйкәлләрне төзекләндерделәр.

2022 елның 5 мае, пәнҗешәмбе

Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре "Ватан өчен сугышта һәлак булучылар өчен" обелиск территориясен, Җир Хартиясе аллеяларын  һәм Кичкетаң авылының ял итү паркын   төзекләндерүдә катнаштылар.

Зур булмаган төркемнәргә бүленеп, барысы да тату һәм оператив эшләделәр. Берәүләр коелган яфракларны җыештырды, икенчеләре территорияне себерде һәм чәчәклекләрне утады, өченчеләре Бөек Ватан сугышы геройларының исемнәре язылган гранит плиталарны юды.

«Җыештырганнан соң нәтиҗәсен күргәч, күңел күтәрелә. Бу чара  иҗтимагый әһәмияткә генә түгел, патриотик әһәмияткә дә ия. Бу Ватанны саклаган ватандашларыбызга хәтер билгесе. Бөек Ватан сугышы геройлары онытылырга тиеш түгел, һәм без сугыш кырларында һәлак булганнарны онытмас өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә тырышабыз, - дип сөйли “Кичке Таң” дәүләт табигый тыюлыгы башлыгы Руслан Маннапов.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Хәтер бакчасы» халыкара акциясендә катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International