Татарстанда ана үрдәкләрдән файдаланып ата үрдәкләрне аулау чоры тәмамлана

2022 елның 6 мае, җомга

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә, 6 май көнне, ана үрдәкләрдән файдаланып ата үрдәкләрне аулау чоры тәмамлана.

Аучылык байлыкларын табу турында белешмәләр, рөхсәтнамә алу урыны буенча, ау сезоны тәмамланганнан соң 20 көн эчендә тапшырылырга тиеш.

Табылган аучылык байлыклары турында мәгълүматларны вакытында тапшырмау гражданинны 1 елга теләсә кайсы төр аучылык байлыкларын табуга рөхсәтнамә алу хокукыннан мәхрүм итә.

Моннан тыш, Административ хокук бозулар турындагы кодекс белән, табылган аучылык байлыклары турында мәгълүматларны вакытында тапшырмаган өчен җаваплылык каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International