ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты ясалма уылдык чәчү урыннарын урнаштыра башлады

2022 елның 6 мае, җомга

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты “Балык - Булсын!” дигән табигатьне саклау чаралары комплексын дәвам итә.  Акция кысаларында ведомство хезмәткәрләре балыкларның абориген төр популяциясен арттыру өчен ясалма уылдык чәчү ояларын урнаштыра.

Чараларның берсе Спас районының “Спас” дәүләт табигый тыюлыгы территориясендә узды. Дәүләт биремен үтәү кысаларында акцияне оештыручылар булып “Главрыбвод” федераль дәүләт учреждениесенең Кама-Идел филиалы килде. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Спас районы буенча районара бүлеге, “Спас” дәүләт табигый тыюлыгы, “Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге” дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре һәм “Подгорнов” шәхси эшмәкәр балыкчылары катнашты. Уртак көч белән алар 5000 артык оя урнаштырды.

«Куйбышев сусаклагычында суның биеклеге тотрыклы түгел. Әлеге сулыкта тасма тибындагы уылдык чәчү урыннарын урнаштырабыз. Әлеге төрнең уңайлыгы шунда: суның биеклеге түбән төшсә, балыклар уылдыгын үзгәрүчән гидрологик режимда саклап, су белән бергә төшәләр. Алар үзләренең нәтиҗәлелеген күрсәтте. Аларны 10 ел дәвамында урнаштырабыз», - диде Спас районы буенча ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының районара бүлеге җитәкчесе Алексей Коптелов.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ясалма оялар ярдәмендә “коткарылган” маймычлар зур ихтималлык белән үлмәячәк һәм соңыннан үзләре дә нәсел бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International