Татарстан Республикасының Дәүләт комитеты Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм бу елларда тылда эшләүчеләргә зур хөрмәт белән карый.
Бүген ведомство хезмәткәрләре, барлык кирәкле чараларны үтәп, ветеран- хезмәттәшләренә бардылар. Ул елларда хезмәт эшчәнлеген башлап, Бөек Җиңүгә ирешүгә бәяләп бетергесез өлеш керткән кешеләрне искә төшерделәр. Аларның тормыш юлы гади булмады, әмма алар беркайчан да оптимизмны югалтмадылар һәм һәрвакыт тырышып эшләделәр.
«Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезнең буынның героик батырлыгы, кешелек дөньясына бәхетле тормыш бүләк иткән сугышчыларның һәм тыл хезмәтчәннәренең фидакарьлеге турындагы хәтер күп вакыт узса да онытылмый. Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, рух күтәренкелеге һәм бетмәс энергия телим!”, - дип мөрәҗәгать итте ветераннарга Татарстан Республикасы Биологик ресурслары буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков үзенең котлавында.
Ветераннар күз яшьләре белән аларга күрсәткән кайгыртулары һәм игътибарлары өчен рәхмәт белдерделәр.