Республика урманнарында поши бозаулары дөньяга килә башлады. Беренче сабыйлар, якынча бер атна элек Алексеевск районында билгеләп үтелде.
Яшь булуына карамастан, поши бозаулары инде шактый иркен йөри. Хәзер алар әле зур түгел һәм кызгылт-сары төстә, әмма бер елдан соң барысы да үзгәрәчәк. Олы хайваннар 2,5 метрга җитә.
"Гадәттә безнең төбәктә поши бозаулары май аенда туа. Беренче вакытта ул урыныннан тормый һәм куркыныч булса җиргә сырыша, әмма бик кыска вакыттан соң аягында нык тора һәм каенның һәм усакның яшь яфракларын ашый башлый. Аларны, гадәттә, чирәмдә яки ешлыкта очратырга була", - дип билгеләп үтә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау идарәсе башлыгы Ринат Чиспияков.
Ведомство хезмәткәрләре кыргый хайваннарның балаларына тимәскә сорый. Олы хайван янәшәдә күренмәсә дә, бу кечкенә пошиларның ташланганын аңлатмый. Аныд әнисе һәрчак янәшәдә була.