Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты үсеп килүче буынның экологик культурасын һәм грамоталылыгын күтәрү буенча актив эш алып бара. Әлеге эш кысаларында ведомство белгечләре тарафыннан балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары арасында төрле чаралар оештырыла.
Шуларның берсе Зәй районының Аксу гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен узды. Чарада ТР Дәүләт комитетының биотөрлелек бүлеге башлыгы Роза Әхмәтсафина катнашты.
Ул балаларга Бөтендөнья күчмә кошлар көне һәм республиканың аеруча саклаулы табигать территорияләре турында сөйләде.
«Халыкара бәйрәм кошларның табигый-оптималь яшәү тирәлеген боза торган планета экологиясендәге зур үзгәрешләргә игътибар итү өчен оештырылды. Күчмә кошлар биотөрлелекнең алыштыргысыз элементы буларак килә", - дип билгеләп үтте Роза Әхмәтсафина .
Лекция барышында балалар республиканың 7% мәйданында аеруча саклаулы табигать территорияләре урнашуы, ә иң әһәмиятлеләре-сулы-сазлы җирләр территорияләре булуы турында белделәр.
Чара ахырында Роза Әхмәтсафина укучыларга күчмә кошлар тормышыннан кызыклы фактлар сөйләде.