Актаныш районында биш километр ясалма уылдык чәчү урыны урнаштырылды

2022 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

Татарстанда су биологик ресурслары популяциясен арттыру өчен ясалма уылдык чәчү ояларын урнаштыру буенча эш дәвам итә.

Бу юлы “Балык-Булсын!” акциясе Актаныш районында узды. Чарада район хакимияте һәм «Нептун» ҖЧҖ балык тоту предприятиесе хезмәткәрләре, шулай ук һәвәскәр балыкчылар һәм укучылар катнашты. Уртак көч белән алар биш километр ясалма уылдык чәчү урыны урнаштырдылар.

 “Язгы чорда ясалма уылдык чәчү урыннарын урнаштыру-балык запасларын арттыру буенча нәтиҗәле чараларның берсе. Су уйный, уылдыкны дулкын белән ярга чыгарырга мөмкин” - диде “Нептун” ҖЧҖ директоры Динис Хәсәнов.

“Балык-Булсын!” дигән табигать саклау чарасы республикада май ахырына кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International