«Балык-Булсын!»: Кама Тамагы районының укучылары балыкларга уылдык чәчүдә булыштылар

2022 елның 16 мае, дүшәмбе

Су биологик ресурсларын саклау һәм яңадан торгызу һәм республиканың сусаклагычлары акваторияләрендә уылдык чәчүне уңайлы уздырып җибәрү максаты белән, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты ясалма уылдык чәчү урыннарын ясау һәм урнаштыру буенча «Балык-Булсын!» дигән акция уздыра.

Бу юлы чара Кама Тамагы районының Карамалка елгасында узды. Анда ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, Кама Тамагы мәктәбе педагоглары һәм укучылары катнашты. Алар чыршы ботаклары әзерләделәр һәм алардан зур себеркеләр бәйләделәр.

«Себеркеләрне без гирляндага бәйлибез, аның ахырына йөк бәйләп куябыз.  Аннары уылдык чәчү вакытында уылдыклар чыршы ботакларына утырсын өчен, аларны сай урыннарда, балыкның уылдык чәчү урыннарында таратабыз. Бүген без 200 дән артык ясалма уылдык чәчү урыны урнаштырдык»,-дип сөйли ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Кама Тамагы районы буенча районара бүлеге башлыгы Рамил Сафин.

Табигать саклау чараларының әлеге комплексы республика сулыкларында яшь балыкларның санын арттырырга мөмкинлек бирә. Эшләр май ахырына кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International