Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов Алексеевск районының Юеш Корнәле урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән виртуаль һәм өстәмә чынбарлык мөмкинлекләре турында фикер алышты.
Дәрес кысаларында ул балаларга бу технологияләрнең нинди тармакларда кулланылуы һәм яңа заман профессияләре турында сөйләде, мәсәлән, VR/AR-эшләүче.
«Бу-киләчәк һөнәре түгел, ә хәзерге заман һөнәре. Аны мәгълүмати технологияләрне өйрәнергә теләүче һәркем үзләштерә ала», - диде Рамил Шәрәфетдинов.
Мәктәп программаларыннан тыш уза торган ачык дәресләр балаларга икътисад тармакларын цифрлаштыру, цифрлы һөнәрләр, кибербулинга каршы тору турында белергә мөмкинлек бирә. Аларда укучылар социаль челтәрләрдә үз-үзеңне тоту нормаларын өйрәнә һәм компьютер грамоталылыгын арттыра алалар.
Белешмә өчен:
«Саннар дәресе» - Бөтенроссия белем бирү проекты, ул укучыларга цифрлы компетенцияләрне үстерергә һәм һөнәрне сайларга ярдәм итә. Ул «Цифрлы икътисад өчен кадрлар»федераль проекты ярдәмендә тормышка ашырыла. Мондый дәресләр республикада агымдагы елда ай саен үткәреләчәк.