Татарстанда аучылык байлыкларын табу нормаларын расладылар​

2022 елның 18 мае, чәршәмбе

Республикада рөхсәт ителгән аучылык байлыкларын табу нормалары расланды. Бу хактагы карарны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин раслады. Ул 2023 елның 28 февраленә кадәр гамәлдә булачак.

Карарда беркетелгән һәм һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларында, шулай ук региональ әһәмияттәге дәүләт табигый (аучылык) тыюлыкларында тоту нормалары бирелгән.

Аучыларга алдагы сезонда 875 кабан, 400 баш сусар, 3355 кондыз һәм 1053 сөркә-байбак тоту рөхсәт ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International