Бүген, Мәскәү вакыты буенча, сәгать 9 Универсиада Утын Яңа Чишмә муниципаль районына алып килделәр. Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе башлыгы урынбасары Федор Сергевич Батков Яңа Чишмә Ут Эстафетасы тантанасында катнашты.
Мондый мөхим вакыйга район гомерендә беренче тапкыр булды һәм мөгаен бүтән кабатланмас, шуңа күрә Утны шул районда торучы студентлар, район халкы, ширкәттәшләр вәкилләре, чырак йөртүчеләр каршы алды. Универсиада утын саклаучыларны көчле алкышлар һәм “ Ура” кычкырып каршы алдылар. Төсле костюмнарда, Ильназ Шайхутдинов башкара торган ялкынлы җыр көенә, балалар һәм олылардан торган зур төркем бию композициясен башкарды. Колбадан утны чыраккаа күчерделәр. Аны беренче чырак йөртүче – район башлыгы Вячеслав Козлов- яндырып җибәрде. Ул Яңа Чишмә халкын чын күңелдән котлады һәм Gaudeamus гимны көенә, 4 тән сакчысы озатуында, Ленин урамы буйлап Исполком һәм Киңәш бинасыннан үзенең хәрәкәтен башлады. Чыракны алып бару хөрмәтенә 10 лаеклы чырак йөртүчеләр илтифат ителде: Вячеслав Козлов – Яңа Чишмә муниципаль районының башлыгы, Валентина Семеняк – иҗтимагый сораулар буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, Нина Сердюк –Архангельск авыллары башлыгы, Ольга Лаврентьева – яшләр эшләре буенча бълекчщ башлыгы, Кузнецов Валерий –ДЮСШ мөдир урынбасары, Сабиров Ильгизәр – “Физик мәдәният һәм спорт өлкәсендә атказанган хезмәткәр” дигән хөрмәтле исем алучы, Исмагилова Гөльгена – гер спорты буенча бөтендөнья һәм Европа чемпионы, Загрутдинов Раиль – укучылар арасында Сабантуйның абсолют батыры, Савельев Станислав – футбол буенча республика ярышларында бронза белән бүләкләнүче , Шарифуллин Рамис – Әлмәт шәһәре “ Кока-кола” ширкәтенең сату бүлеге ширкәттәше. Универсиада Уты Эстафетасының маршруты районның 1,5 км озынлыктагы иң матур урамыннан үтте. 3 меңнән артык кеше бу тарихи күренешне күзәтә алдылар. Алар чырак йөртүчеләрне көчле алкышлар белән һәм Универсиада 2013 символы -барс сүрәте төшерелгән байраклар белән болгап сәләмләделәр. “Универсиада хәтердә калыр һәм бөтендөнья тарихында үзенең лаеклы урынын алыр һәм Россия спортсменнарының җиңү символы булып торыр”- дип әйтте Ринат Фасахов, РДК мәйданында җыелган халыкны сәләмләгәндә. Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе башлыгы урынбасары Федор Батков церемония төгәлләнер алдыннан, исполком җитәкчесе Ринат Фасаховның кулына бүләк Ут Эстафетасы чырагы тоттырды.
Яңа Чишмәдәге Универсиада Уты Эстафетасы концерт программасы белән төгәлләнде, ә Чырак йөртүчеләр Яңа ЧИшмә халкы белән үзләренең тойгылары һәм тәэсирләре белән уртаклаштылар. Искә төшерик, Универсиада Уты – 2013Париңның Сорбонна университетында кабызынды. Анда, 1923 елда, тарихта беренче тапкыр студентларның спорт ярышлары узды. Аннары Уеннарның төп символы җир тирәли сәяхәткә китте. Эстафетаның Россия этабы 25 гыйнварда Владивосток шәһәрендә башланды. Универсиада Уты, илнең иң зур студентлар үзәге булган, 40 шәһәрдә булды. Универсиада Уты Россия субъектлары буенча сәяхәтен тәмамлады һәм Татарстан Республикасы буенча хәрәкәтен башлады. 19 июньдә, ике республика чигендә урнашкан, Октябрьск шәһәрендә Универсиада Утын Башкортстаннан Татарстанга тапшыруның тантаналы церемониясе узды.