Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты браконьерлык эшчәнлеген кисәтү буенча актив эш алып баруны дәвам итә.
Шулай итеп, "Уылдык чәчү" операциясе кысаларында Лаеш районының Дятлово авылыннан 1,5 чакрым ераклыкта «Мишә елгасы тамагы» дәүләт табигать зоология тыюлыгы территориясендә су биологик ресурсларын законсыз тоткан граждан тоткарланды.
Балык тутырган капчыклар һәм ятьмә, шулай ук ишкәкле резин көймә тартып алынды.
Урынга полиция хезмәткәрләре чакырылды. Хәзерге вакытта РФ Җинаять кодексының 256 маддәсе (Су биологик ресурсларын законсыз тоту) буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.