Хәзер балыкларның уылдык чәчү чоры. Аның үрчү шартларын яхшырту һәм республика сулыкларында популяцияне саклау өчен ясалма уылдык чәчү урыннары ясала һәм урнаштырыла.
Бу юлы табигать саклау чаралары комплексы «Балык булсын!» акциясе кысаларында Алабуга районында узды. Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Алабуга районында 200 м уылдык чәчү урынын урнаштырдылар.
«Ясалма уылдык чәчү урыннарын урнаштыру безнең тарафтан ел саен су биологик ресурсларын саклау һәм арттыру максатыннан үткәрелә. Аларны, балык уылдыгын чәчеп, безнең якларда калсын өчен куябыз. Чөнки балыкларның күпчелеге уылдык чәчкән урыннарда, биш чакрым радиуста кала», - диде Алабуга районы буенча районара бүлек башлыгы Андрей Родионов.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре ясалма уылдык чәчү урыннары балык үрчетү күләмен арттыруга, шулай ук уылдыкның су дәрәҗәсе үзгәрүдән һәм ярга чыгарудан үлүенә юл куймауга ярдәм итә дип искәртә.