Зур тормышка маршрут төзелгән: Федор Батков Алексеевск районының чыгарылыш сыйныф укучыларын мәктәпне тәмамлау белән котлады

2022 елның 25 мае, чәршәмбе

Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков Алексеевск районына эш буенча барды.

Ул Ромоданово урта гомуми белем бирү мәктәбенең Соңгы кыңгырау бәйрәмендә катнашты һәм балаларны мәктәпне тәмамлау белән котлады.

«Бүген сезнең өчен генә түгел, ә сезнең укытучыларыгыз, ата-аналарыгыз өчен дә дулкынландыргыч көн. Беркайчан да алардан килгән җылылыкны һәм ярдәмне, мәктәптә укыган вакытта бөртекләп биргән белемнәрне онытмагыз. Сез -Татарстанның киләчәге. Сезгә иҗади һәм шәхси җиңүләр телим!» - диде Федор Батков.

Чара мәктәпнең иң яхшы укучыларын бүләкләү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International