Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә, 27 майдан республикада дала сөркәләренең санын исәпкә алу башлана. Ул 27 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
Аучылык өлкәсе белгечләренә аларның санын җирлекләр буенча билгеләргә кирәк булачак. Башта белгечләр карта-схемада хайваннарның яшәү урыны чикләрен таба һәм билгели, ә аннары олыларны һәм балаларны исәпкә ала.
Шулай итеп, узган елда үткәрелгән исәпкә алу нәтиҗәләре буенча, республикада сөркәләрнең саны 15 905 баш тәшкил итә. 2020 ел белән чагыштырганда, 8% ка аз гына кимү билгеләнгән. Аларның төп территориясе-республиканың көньяк-көнчыгышында. Иң зур сөркә колонияләре Лениногорск, Бөгелмә, Баулы һәм Азнакай районнарында урнашкан. Шулай ук Буа районында «Яңа Тинчәле сөркә колониясе» һәм «Уты сөркә колониясе» кебек төбәк әһәмиятендәге табигать һәйкәлләре бар.
Бүгенге көндә Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты сөркәләрне уңышлы үрчетү һәм аларның санын арттыру өчен шартлар тудыру буенча чаралар күрә.