Киләчәк күнекмәләре: Алексеевск районы мәктәп укучыларына дәүләтнең клиентларны игътибар үзәгенә куюы турында сөйләделәр

2022 елның 22 июне, чәршәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов Алексеевск районының «Дубок» балалар сәламәтләндерү лагеренда тәрбияләнүчеләр өчен «Саннар дәресе» үткәрде.

Дәрес кысаларында ул балаларны клиентларны игътибар үзәгенә куйган дәүләт төшенчәсе белән таныштырды.

«Клиентларны игътибар үзәгенә куйган дәүләт үз гражданнарының теләкләренә һәм ихтыяҗларына йөз тота, продуктларны һәм шуңа бәйле хезмәт күрсәтүләрне үстерә. Мондый стратегия гражданин белән дәвамлы мөнәсәбәтләргә юнәлдерелгән», – дип билгеләп үтте Рамил Шәрәфетдинов.

Дәрес укучыларда зур кызыксыну уятты. Алар үзләренең сорауларына тулы җаваплар алдылар.

Очрашу гражданнар өчен мобиль сервисларны актив куллануның файдасы турында фикер алышу һәм аларны яхшыртуга укучыларның тәкъдимнәрен кертү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International