ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Түбән Кама районының «СемьЯ» паркында тиеннәргә оялар урнаштырдылар.
«Корылмалар сикергәләп йөрүче кимерүчеләр өчен өй-җимлекләргә охшаган. Эчендә кечкенә генә козырек-чыгынты да бар. Ул тиенкәйләрне ерткыч кошлар һәм хайваннардан саклый. Оялар, тиеннәр аяклары белән тотына алсын өчен, табигый агачтан ясалган», – ди ТР Дәүләт комитетының Түбән Кама районы буенча районара бүлеге башлыгы Эдуард Иванов.
Аларда тиеннәр йокы урыннары гына түгел, азык саклау өчен кечкенә келәт тә оештырырга ярата.