Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты халыкның экологик культурасын һәм грамоталылыгын күтәрү буенча актив эш алып бара. Әлеге эш кысаларында ведомство белгечләре тарафыннан экологик белем бирү буенча эш алып барыла, шулай ук аеруча саклаулы табигать территорияләрендә һәм табигать һәйкәлләрендә экскурсияләр һәм өмәләр оештырыла.
Шундыйларның берсе Рус-Мари Кавалы табигать һәйкәле территориясендә узды. «Чулпан» заказнигы хезмәткәрләре Мәмдәл авылы халкы белән берлектә тирә-юньне җыештырдылар.
«Табигатебезнең матурлыгы искиткеч, яр буенда балалар, олылар ял итәргә ярата торган урыннар бар. Бүген халык табигать һәйкәленең экологик торышын яхшыртуга зур өлеш кертте», – диде «Чулпан» дәүләт табигать заказнигы башлыгы Дамир Фатыйхов.
Экологик чара үз нәтиҗәләрен бирде: яр буендагы пакетлар, азык-төлек контейнерлары, пластик шешәләр һәм башка калдыклар җыелып, әйләнә-тирә чистарып-матурланып калды. Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты халыкны республикабызның табигый байлыгына сакчыл карарга чакыра.