Татарстанда «Кызыл китап»ка кергән зонтиклы полипорусның яңа үсү урыны табылган

2022 елның 8 июле, җомга

Уникаль табылдыкны ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының районара бүлеге башлыгы Михаил Ерашомов Лаеш районының Паново һәм Дятлово авыллары арасында тапкан. Бу табылдык гөмбә – зонтиклы полипорус. Бу төр Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән.

Аның үрчү өлешенең диаметры 50 см га җитә (республикада 30 см га кадәрлесе билгеле). Ул нигездән бер бүлбегә берләшкән күп санлы ак чыбыксыман аяклардан тора. Эшләпәләре күп санлы, 1-4 см диаметрлы, җепселле-итләч, түгәрәк, яссы-кабарынкы, үзәктә бераз чокырайган, ачык-коңгырт, ачык-охра яки соры-тонык көрән төстә. Йомшак өлеше укроп исле, ак төстә, үскән саен исе юкка чыга, ә йомшак өлеше катылана.

Яфраклы урманнарында, агач кәүсәләре һәм төпләре янында һәм шулай ук имән, өрәңге һәм юкә тамырларында берәмләп кенә очрый. Әлеге төр Республика территориясендә Лаеш районының Куйбышев сусаклагычының бер утравында, шулай ук Яшел Үзән һәм Спас районнарында табылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International